Бөгелмә авазы

Иҗат чишмәгез саекмасын

Иркен авылы үзешчәннәре җырга-моңга осталыкларын райондашлары алдында тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр.

18 майда Байлар Сабасында булып узган Ф.Туишев исемендәге халык уен коралларында уйнаучылар конкурсында чыгыш ясап, Бөгелмә районының Иркен мәдәният йорты (җитәкчесе - Сәрия Ибраһимова) каршында эшләп килүче кубызчылар ансамбле II дәрәҗә лауреатлар исемен алып кайтканнар.

Афәрин, иркеннәр! Яраткан хезмәтегезгә тугры калуыгызны, аның халык тарафыннан танылуын телибез. Иҗади сәләтегез кимемәсен, җыр-моң чишмәләрегез тулып торсын.

Халык контроле

19 майда торак төзелешенә багышлап уздырылган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров (бүгенге көндә ул карьера буенча югарырак баскычка күтәрелеп, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры итеп билгеләнде ) яңа "народный контроль" проектын тәкъдим итте.

Бу бердәм система - дәүләт власте органнары бе-лән халыкның үзара бәйләнеше дигән сүз. Министр фикеренчә, халык контроле халыктан килгән проб-лемалы хәбәрләрне оператив төстә чишәргә ярдәм итәчәк.

Һәрберебезгә дә билгеле булганча, республикада интернет челтәре кулланышка нык үтеп кергән. Татарстанда 62 процент халыкның компьютеры бар һәм аларның барысы да диярлек интернетка тоташтырылган.

Бердәм системада бүгенге көнгә 271 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларда күтәрелгән теге яки бу проблема хәл ителү белән бу сорауларны биргән кешеләр электрон почта, яисә SMS-хәбәр аша рәсми җавап алачак. Президент Рөстәм Миңнеханов министр чыгышын тыңлаганнан соң: "Бу система власть органнарына нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәчәк", - дип йомгак ясады.

Бердәнбер терәгемне алып киттеләр

Мин, Карабаш бистәсендә яшәүче пенсионер, үземне бүгенге көндә бик борчыган мәсьәлә буенча "Бөгелмә авазы" газетасына мөрәҗәгать итәргә булдым.

Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА.
Карабаш бистәсе.

Бер-бер артлы өч баламны җир куенына иңдердем. 1997 елда - бер улым, 2008 елда - икенчесе, 2010 елда кызым вафат булдылар. Иремнең дөньялыктан киткәненә дә 12 ел инде. Мондый кайгы-хәсрәтләрне хәтта дошманыңа да күрсәтмәсен икән. Бүгенге көндә минем бердәнбер терәгем, юанычым булган оныгым Эдуард Гайфуллинны армиягә алдылар (ул кечкенәдән әтисез үсте).

Үземнең кан басымым бик югары, хастаханәләрдә күп тапкырлар яттым, "Ашыгыч ярдәм"не дә еш чакыртам. Иртә таңнан даруга тотынам.

Оныгым - минем бердәнбер терәгем, ул киткәч, мине кем карар, башка караучысы булмаганда бердәнбер баланы, оныкны солдатка алмыйлар дигән законы бар бугай бит дип, Бөгелмә хәрби комиссариатына да мөрәҗәгать иткән идем, җавап мондый булды: "Сез инвалид түгел, шулай булгач, бу закон сезгә кагылмый".

Оныгымны армия сафларына алу законлы микән? Минем өчен бик тә мөһим булган шушы сорауга җавап табуда ярдәм итегез, зинһар. Ә бит мондый хәлдә калучылар бер мин генә булмаска да мөмкин. Миңа ярдәме тимәсә, бәлки, башкаларга файдасы булыр.

Реклама
Теги: яңалык
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: