Бөгелмә авазы

Президент белән сөйләшкәч...

Бөгелмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Евгения Цыбизова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында гражданнарны кабул иткән вакытта аңа мөрәҗәгать иткән иде.

Евгения Александровна - үзе дә сугыш һәм хезмәт ветераны, 2 нче төркем инвалид. 37 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан, кул эшләре дәресләре алып барган. Ире 60 нчы елларда ук вафат була, шул чорда ул балаларын да югалта. Хәзерге көндә ветеран тимер юл вокзалы янында үз йортында гомер итә. Барысы да яхшы кебек, тик менә өйнең түбәсе нык тузган, алыштырырга кирәк икән.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов әйтүенчә, капиталь төзелеш идарәсе эшнең сметасын төзегән инде. Пенсионерның өй түбәсен яңадан ябу өчен 100 мең сумлап акча кирәк. Президент кирәкле сумманы районның өстәмә керемнәреннән бүлеп бирергә кушты, сүз соңында Евгения Александровнага сәламәтлек, озын гомер теләде. Пенсионер әби, үз чиратында, Президентка да, өлкән яшьтәгеләргә даими ярдәм күрсәткәне өчен шәһәр мэрына да рәхмәтен җиткерде.

Ветеранның өй түбәсен май аенда яңартачаклар.

Якташларга рәхмәтлебез!

"Татарстан почтасы", Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап үткәрелә торган "Якташларга рәхмәтлебез!" акциясендә катнашырга чакырып, республикабыз халкына мөрәҗәгать белән чыккан иде.

Акциянең асылы шуннан гыйбарәт: кулына корал тотып илне саклаган, тылда алны-ялны белми эшләгән һәм төрле юллар белән Җиңүне якынайтырга булышкан затларга йөрәк түрендәге җылы хисләрне, рәхмәт сүзләрен белдереп, бәйрәм открыткалары языла һәм ул махсус тартмага салына, яисә операторга бирелә. Акциянең бе-ренче көннәрендә үк инде респуб-ликабызда почта хезмәткәрләре 1 меңнән артык шундый открытка туплаган. Открыткалар килү һаман да дәвам итә. 24 апрельдән башлап, кемнән икәнлеге - имзасы куелмаган андый затлы открыткалар, РФ Президентының махсус котлау хаты белән бергә, сугыш һәм тыл ветераннарына тапшырыла башлады. Ветераннарның һәрберсе өчен дә бу көтелмәгән шатлык булды, йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрне, рәхмәт сүзләрен алар күз яшьләре белән кабул итәләр.

Почта эшләячәк

Татарстан территориясендәге барлык почта бүлекләре дә, 1 һәм 9 май көннәрендә генә ял итеп, калган көннәрдә өзеклекләрсез эшләячәк. Шулай итеп, 7 майда да, 8 майда да (бу көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара) почтамтларның клиентлар залы ачык булачак.

Пенсия һәм пособие алу көннәре ялларга туры килгән кешеләргә дә борчылырга урын юк: РФ Пенсия фонды өйгә акча китерүне вакытында тәэмин итә, ә пенсия таратучы махсус бригада 9 май көнне дә эшләячәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: