Бөгелмә авазы

Лаеклы бәя

Узган җомгада РФ Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре үзләренең 2011 елдагы оператив хезмәтләренә йомгак ясадылар.

Киңәшмәдә РФ ЭЭМ Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов, РФ ЭЭМ Бөгелмә районы кураторы Айрат Шакиров, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Вахит Гарәфетдинов, Бөгелмә шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Рөстәм Галимов, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, бүлек хезмәткәрләре катнашты.

2011 ел нәтиҗәләре буенча РФ ЭЭМ Бөгелмә бүлеге Татарстанда мактаулы икенче урын яулаган /алдагы елда өченче урында иделәр. Ред./. Куанычлы хәбәрләрдән тагын быелның гыйнвар аенда хезмәткәрләрнең эш хаклары уртача 2,5 мәртәбә артканын да әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге хәл хезмәткәрләрнең җаваплылыгын бермә-бер арттыруы турында да кат-кат әйтелде киңәшмәдә. Ахырдан РФ ЭЭМ Бөгелмә бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләгән, аларның хезмәтен яктырткан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре бүләкләнде. "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе II дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: