Бөгелмә авазы

Бөтендөнья сыйфат атнасы

Европа сыйфат оешмасы инициативасы белән, 1989 елдан башлап, ноя-брьнең икенче пәнҗешәмбесен бөтен дөньяда - Сыйфат көне, ә 1995 елдан ноябрьнең икенче атнасы Европада сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә. "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, быел Бөтендөнья сыйфат атнасы 7-11 ноябрьдә узачак. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре начар сыйфатлы продукцияне сатуга чыгармас, халык арасында...

Европа сыйфат оешмасы инициативасы белән, 1989 елдан башлап, ноя-брьнең икенче пәнҗешәмбесен бөтен дөньяда - Сыйфат көне, ә 1995 елдан ноябрьнең икенче атнасы Европада сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә. "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, быел Бөтендөнья сыйфат атнасы 7-11 ноябрьдә узачак.

"Роспотребнадзор" хезмәткәрләре начар сыйфатлы продукцияне сатуга чыгармас, халык арасында агуланулар, йогышлы авырулар таралу очракларын булдырмас өчен профилактик чараларны ел дәвамында алып баралар.

Агымдагы елның 9 аенда бүлеккә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенә кагылышлы 93 мөрәҗәгать кергән (34е - азык-төлек булмаган товарларга мөнәсәбәтле), 22 шикаять - азык-төлеккә бәйле.

Бу чор эчендә 102 партия - барлыгы 3202,901 килограмм туклану продукты сатудан алынган. Шуның 44 килосы - ит, 23е - кошныкы, 65е - сөт, 72се - балык, 61е - икмәк ризыклары, алкогольле эчемлекләр һәм сыра 28 литр тәшкил итә. Нәкъ менә продукциянең сыйфатына бәйле рәвештә 151 штраф түләтелгән, гомуми суммасы 280 мең сум тәшкил итә.

Бүлек хезмәткәрләре шулай ук дәгъва гаризаларын рәсмиләштергәндә дә гражданнарга ярдәм күрсәтәләр. 12 очракта кулланучыларга акча берсүзсез кайтарып бирелгән.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: