Бөгелмә авазы

Беренче нәтиҗәләр

Яңа елның беренче ае - гыйнвар инде узып та китте. Үткән пәнҗешәмбедә шәһәр һәм районда нинди эшләр башкарылганы, вакыйгалар булуы турында эшлекле киңәшмәдә хисап тоттылар.

Гыйнвар аенда оешма-предприятиеләр эшчәнлеге канәгатьләнерлек булды дип бәяләде БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов. Шул ук вакытта бүгенге көндә бездә генә түгел, бөтен ил буенча "иң авырткан урын" булган торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр мәсьәләсенең хәл ителмәвенә борчылуын белдерде. Идарәче компанияләрнең халык белән элемтә урнаштыра алмавын, эшли белмәүләрен көчле тәнкыйть утына тотты ул.

Автобус тукталышлары

Озакка сузылган гыйнвар бәйрәмнәрендә пассажирлар транспорты халыкка хез­мәт күрсәтүен гадәттәгечә алып барган.

Әмма автобус тукталышларының гына аяныч хәлдә - кардан, боздан чистартылмаган булуы халык өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен транспортка утырганда, төшкәндә шактый гына авырлыклар тудырган. Бәхеткә күрә, әлегә таеп егылучылар, имгәнүчеләр юк. Кисәтүләрдән соң автобус тукталышлары тәртипкә китерелә башлаган, әмма бу гына аз, шуңа күрә шәһәр мэры И.Касыймов 2012 елда пассажирлар транспорты туктый торган барлык мәйданчыкларны тулысынча яңарту бурычын куйды.

Ашыгыч ярдәм

Бөгелмә районы хокук саклау органнары бәйрәмнәр вакытында җәмәгать тәртибен бозуларга юл куймаган, шәһәр һәм районда вәзгыять тотрыклы калган.

Ә менә янгын сүндерүчеләр гыйнварда 6 мәртәбә вакыйга булган урыннарга барган. Ни кызганыч, янгыннарда бер ке­шенең гомере өзелгән. Сәламәтлек сак­лау идарәсе җитәкчесе исә гыйнвар аенда өстәмә дежур торулар оештырылуы турында җиткерде. Табибларның җитешмәве хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе булып тора икән.

"Роспотребнадзор" идарәсе баш табибы бәйрәмнәр алдыннан күп кенә сәүдә нокталарына рейдлар оештырылуын әйтеп узды. Сыйфатсыз 62 килограмм товар сәүдәдән алынган. Мондый сату оештыруга юл куйган сәүдә үзәге җитәкчеләре административ җәзага тартылган.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: