Бөгелмә авазы

Гает мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Барыгызны да ихлас күңелемнән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Ислам дөньясының меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән, игелек, шәфкатьлек, юмартлык символы булган әлеге якты бәйрәмдә шәһәр һәм районыбызның һәр мөселманы туганнарыбызның, күршеләребезнең, нинди диндә булуына карамастан, тирәбездәге мохтаҗларның күңелен күрергә, бүләкләр бирергә, аларны иң тәмле нигъмәтләр белән сыйлап шатландырырга ашыга. Шул рәвешле, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезгә тугрылыкны, Бөгелмә халкының кунакчыллыгын, төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәтен күрсәтә.

Бу көннәрдә бөгелмәләр изге урыннарга хаҗ кыла. Барлык хаҗи-хаҗияләргә имин юллар һәм аларның Аллаһ ризалыгына ирешүләрен телим.

Корбан бәйрәмендә кылган игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын.

Ил-көннәребезгә иминлек, һәр-барчабызга җан тынычлыгы насыйп булсын!

Ихлас теләкләр белән,
Илдус Касыймов,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: