Бөгелмә авазы

Лагерь эшли

3 гыйнвардан Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә малайлар һәм кызлар өчен кышкы лагерь эшли башлады.

Бирегә йөрүче балалар Ислам ни­гезләрен, дини әхлак кагыйдәләрен, сәламәт тормыш алып бару турында өйрәнәләр. Әлеге чаралар киләчәктә ба­лаларның җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм һәм гөнаһ эшләүдән тыю максатында хезмәт итәргә тиеш. Лагерь үз эшчәнлеген 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.

Тәрбиячеләре мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар булачак.

"Әлеге лагерьда Коръән укый белүче балалар аны ятлауга керешәчәк. 2012 ел Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан Изге Коръән елы дип игълан ителде бит", - ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Лагерь Бөгелмәнең җәмигъ мә­четендә һәм шәһәрнең башлангыч мәдрәсәсендә үтәчәк. Оештыручылары - мөхтәсибнең яшьләр бүлеге белән берлектә Бөгелмә мөхтәсибәте.

Мөслимәләр өчен - курслар

10 гыйнварда республикабыз башкаласындагы "Мәрҗани" мә­четендә диндә бе­ренче адымнарын ясаучы мөслимәләребез өчен курслар ачыла. Биредә теләге булган һәр мөслимә Изге Коръәнне укырга, гакыйдә фәнен, гарәп телен өйрәнә алачак.

Мәчет Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан. Теләге булганнар 8-950-323-14-29 телефонына шылтыратып, языла ала.

Төркиядә - Тукай кичәләре

23 декабрьдә Төркия башкаласы Әнкарада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган фәнни конференция узды. "Тууының 125 нче елында Габдулла Тукай" дип аталган чараны TURKSOY һәм Төркиядә иң танылган фәнни оешмалардан булган "Төрек тел институты" оештырган.

Истанбулда да Тукайга багыш­ланган конференция узган. Конфе­ренциядә катнашучыларга Төркия милли мәгариф министры Гомәр Динчәрнең сәламләү хаты укылган. "Үзенең әсәрләре белән Тукай безгә бөек бер мирас калдырды. Мәрхүм шагыйрьне ихтирам белән искә алам", - дигән төрек министры үзенең хатында.

Конференциядә Татарстан, Башкортстан галимнәре дә булган. Мәхмәтгали Арсланов үз чыгышында татар сәнгатендә Тукай урыны темасына кагылган. Заһир Шәйхелисламов үзенең чыгышын Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романына багышлаган.
Конференциянең ахырында Татарстан делегациясе башлыгы Ким Миңнуллин төрек галимнәренең татар шагыйренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәтен белдергән.

Реклама
Теги: яңалык
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: