Бөгелмә авазы

Бүләкләр белән кайттылар

Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешма әгъзалары быелның февраль ае башында инвалидлар арасында Казан шәһәрендә үткән 4 нче регионара мәдәни-спорт тернәкләндерү фестивалендә катнаштылар. Бу чарадан алар зур казанышлар белән кайттылар. Команда "Визитка" номинациясендә - I дәрәҗә, "Мини-КИСИ" номинациясендә III дәрәҗә Дипломга ия булды, ә команда әгъзалары Рәшид Мәрданов - шашка, Ильяс...

Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешма әгъзалары быелның февраль ае башында инвалидлар арасында Казан шәһәрендә үткән 4 нче регионара мәдәни-спорт тернәкләндерү фестивалендә катнаштылар. Бу чарадан алар зур казанышлар белән кайттылар. Команда "Визитка" номинациясендә - I дәрәҗә, "Мини-КИСИ" номинациясендә III дәрәҗә Дипломга ия булды, ә команда әгъзалары Рәшид Мәрданов - шашка, Ильяс Шәфигуллин армрестлинг ярышларында III дәрәҗә бүләк ияләре булдылар. Команда әгъзалары бу очрашуга баруда зур теләктәшлек һәм матди ярдәм күрсәткәне өчен шәһәр башлыгы И.Касыймовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Могҗизалар иле: тавыш бир

22 февраль көнне Татарстанда "Россия могҗизасы-2012" дип атала торган бәйгенең региональ этабы башланды. Ике этапта үтәчәк тавыш бирүләрдә ил халкы үз төбәкләрендәге игътибарга лаек урыннарны сайлый. Федераль дәрәҗәдә узачак икенче турда исә өч "финалист" катнашачак. Бәйгене оештыручылар бу чараның төбәкләрдә туризмны үстерүнең икътисади нигезен кору өчен уздырылуын әйтә.

Татарстан халкы http://kazan.igid.ru/ сайтында җирле тарихи һәм архитектура һәйкәлләре, уникаль табигый объектлар өчен тавыш бирә ала. Тәкъдим ителгән могҗизалар арасында Казан Кремле, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәре, Кол Шәриф мәчете, зәңгәр күлләр һ.б. бар.

Түлә һәм сакла!

Дәүләт автоинспекциясе органнарында административ хокук бозуларны исәпкә алу системасының программасын яңарталар. Комплекслы бу чара агымдагы елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда интернетта, терминалларда, инфоматларда кайбер кешеләрнең штраф түләгәнлеге турындагы мәгълүматлар күренми калырга да мөмкин икән. "Шуңа күрә, - дип кисәтә белгечләр, - штраф түләгәч, квитанцияләрегезне ике ел сакларга кирәк. РФ Административ хокук бозулар кодексының 31.9 нчы маддәсендә нәкъ шулай әйтелә дә".

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: