Бөгелмә авазы

Хөрмәтләделәр

Яңа ел алдыннан узган елда эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәребезнең танылган шәхесләре һәм һөнәр осталары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы балында булдылар.

Чарада катнашучылар хөрмәтенә район иҗат коллективлары көче белән концерт оештырылган һәм табын әзерләнгән иде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов кичәдә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Традиция буенча бу чарада "Персона года-2011" бәйгесенә йомгак та ясалды. "БЭНЗ", "ТНГ-Групп", Кадыйровның "Ишекләр фабрикасы" ХП - "Ел предприятиесе" номинациясендә; В.В.Парфенов (6 нчы мәктәп), В.Г.Карамзин (БМЗ эретеп ябыштыручысы), Р.И.Сәлимов (РФнең атказанган артисты) - "Ел профессионалы"; С.А.Мартынов (БМЗ директоры), И.И.Хәбипов (БМТ директоры), Г.С.Крылов (Бөгелмә үзәк район хастаханәсе реанимация бүлеге мөдире) - "Йөрәк авазы"; К.Ш.Исмәгыйлев (КФХ гаилә фермасы), Х.Х.Әхмәтгәрәев ("М.Җәлил исемендәге" ҖЧҖ директоры), М.З.Хисмәтов (Кодаш авыл җирлеге башлыгы) - "Авыл кешеләре"; Ш.М.Булушев (ПСБ компанияләр төркеме генераль директоры), Р.А.Фәткуллин ("Вамин Татарстан" ААҖ филиалы - "Бөгелмә сөт комбинаты" директоры), И.В.Матвеева (1 нче Бөгелмә ашлык продуктлары комбинаты директоры) - "Эшлеклелек репутациясе"; М.В.Ермакова (күрү буенча инвалидларны укыту үзәге директоры), И.Х.Хаков (Бөгелмә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе) - "Яшәү яме"; Н.В.Капитонов (3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы), И.И.Фәттахов (3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы), Р.М.Садыйков (3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы) "Ел спортчысы" номинациясендә иң яхшылар булып танылдылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: