Нефтьсез тормыш буламы?
Билгеле иктисадчыларның берсе, ярты еллар элек, ярым шаяртып, ярым чын итеп: "Илдә рәтле тормыш нефть беткәч кенә башланыр ахры", - дигән иде. Бәлки нефть гасыры тәмамлангач, чыннан да гел башка, бәхетлерәк тормыш яралыр?..
Нефть сатып җан асраган илләр генә түгел, башкалар да, көн туса, баррель дип аталучы берәмлеккә, янкилар мичкәсенә салынган җир маеның бәясенә карап, иртәгәсе көн тагын нәрсә, нинди икътисадый күңелсезлекләр китерер икән, дип гаҗизләнеп беттеләр, тәмам арыдылар бугай. Төрле глобаль бәлаләрдән мәңге читтә кала алмаган Россияне инде әйткән дә юк. Әле берничә ел элек кенә безне бер кайгысыз, хәтта ваемсыз яшәткән нефть бүген илдәге тынычлыкны, даимилекне бозды гына түгел, халыкның иртәгесе көнгә ышанычын да күпмедер урлады... Кызык, әгәр дә ки бездә Ходай биргән ул май бөтенләй булмаса, хәзер ниндирәк вәзгыять кичерер идек икән? Бүгенге баш сызлау-борчуларның ни икәнен дә белмәстән, очсызланган җир маен сөенә-сөенә сатып алып, аңа табынганнарның проблемаларына карап, читтән генә көлеп торыр идекме? Гомумән, нефтьле дәүләт бәхетлеме, әллә андый бәхеттән ераграк тору кулайракмы? Әнә, шул ук японнар, мул һәм хөр тормышлы Европа, бүген нефть биржаларын көн-төн бизгәк тотканда мыекларын да селкетмиләр бит.
Шушы җәһәттән үзебездәге "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы белән узган ел корган әңгәмә искә төшә. "Беркемгә дә сер түгел, без - башлыча нефть һәм газ сатып яшәүче чималчы ил.
Памперслардан алып иң катлаулы станокларга чаклы һәммәсен нефть долларына сатып алабыз. Соңгы ике дистә елда гына сәнәгатьнең күп төрләре юкка чыкты. Сезнеңчә без "кара алтын" дип зурлаган нефть ил өчен бүләкме, әллә инде бер җәзамы?" Башлыкка биргән сораулар арасында шундыйрагы да бар иде. Сорау, нефтьче башлык өчен бераз провокационрак булса да, мин, беркатлыланып, ихлас җавапка: нефть, югарыдагылар алып барган икътисадый сәясәткә бәйле рәвештә, бүләк тә, җәза да була ала, дип әйтеренә исәп тоткан идем. Тик җитәкче кеше "кара алтын"ны бар нәрсә-дән дә өстен куйды. Бу аңлашыла да, аның урынында гади нефтьче булып, ул: "Нефть - ил өчен бер бәла инде ул", - дисә, бик тә гаҗәп булыр иде. Үзең эшләгән, сине туендырган тармакны хурлау - үзең суын эчкән коега төкерү белән бер бит.
Ә объектив, бәйсез күзлектән карап фикер йөрткәндә җавап ниндирәк булырга мөмкин соң? Берьяктан алганда, нефтьнең күп кенә дәүләтләрне, халыкларны ялкаулыкка өйрәтүче "халява" икәнен исбатлап тору кирәкми дә кебек. Шунысы яхшы билгеле: кара алтын запаслары күп булган, аны чыгарып һәм сатып ятканнарның барысы да диярлек тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган икътисадка һәм берьяклы сәнәгатькә ия илләр. Башкача әйткән-дә, икътисадларын "кара алтын" берьякка авыш иткән дәүләтләр. Авышлык - һәр очракта да ишелү куркынычы. Икенче яктан, бу кагыйдәдән читтә торган ике дәүләт тә бар. Күптармаклы һәм яхшы үскән икътисадлы гына түгел, үз халкына иң югары тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты тәэмин итә алган Норвегия һәм дөньяның иң гайрәтле, иң бай иле - АКШ.
Бүләкме, җәзамы дигәндә, беренчел нәтиҗә бәлки шундыйдыр: җир маең бар икән, син аның белән артык мавыкма. Аны ил икътисадының химаячесе, ярдәмчесе ит тә, бар яктан да үсеш алган заманча сәнәгать булдыр. Эчке күлмәктән башлап авиалайнерларга кадәр үзеңдә яса. Авыл хуҗалыгын күтәр. Америка кебек, бәя түбән чакта нефтьне сатып ал, югары булганда җир мае салынган мичкәләреңне тотып базарга аны сатарга чык.
Нефть чыкмаса Россия бүген ниндирәк ил булыр иде икән дигән сорауга кайтыйк. Узган гасыр башында, Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр Россиядә сәнәгать үсеше сизелерлек яхшы булган дип язалар. Шулай дәвам итеп, сугышны, аннан соңгы гарасатларны күрмәгән очракта, ил, гел башка кыйблалар, башка икътисадый приоритетлар белән яшәп китеп, көчле индустриаль державага әверелә алыр иде микән? Бәлки алыр да иде.
Чыгарып сатар чималың юк икән, барыбер башны һәм кулларны эшләтергә кирәк бит. Ләкин. Биредә бик тә олы "ләкин"дә бар шул: монда сиңа Европа түгел, "работа дурака любит" дияргә яраткан" өлкән туган"ның ерак дәверләрдән эшкә, хезмәткә артык һәвәс булмавы, пошмаслыгы, хакимнәрнең халыкка йөзе белән борылган икътисадны түгел, геосәясәтне бар нәрсәдән дә якын күрүе дә яхшы билгеле. Менә шушы хәл барысын да билгели дә инде. Шуңа күрә нефтьсез-газсыз Россия турында сөйләгәндә күз алдына утын ягып җылытыл-ган шәһәр йортлары, фәкыйрьлек, наданлык, караңгылык килеп баса. Һәм ирексездән әле дә ярый табигать безгә үзе күптән әзерләп куйган ул байлыкны биргән дип сөенәсең..
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 18 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, аязучан болытлы һава торышы саклана, талгын җил исәчәк.1100
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.9000
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...7700
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.9700
-
17 гыйнвар 2021 - 10:222021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.6600
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!”Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.11100
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.22700
-
16 гыйнвар 2021 - 19:42Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана Рөстәм Миңнеханов республикада прививка ясау пунктларын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.12100
-
16 гыйнвар 2021 - 11:04Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен яңа татар теле дәреслекләре эшли Әзер дәреслекләр полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында - Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерларында тестлар уза инде.11100
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!” Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.11100
-
16 гыйнвар 2021 - 09:41Үгез кемгә нәрсә вәгъдә итә 2021 ел – Җир үгезе елы. Ул җир кебек уңдырышлы һәм хезмәт елы булырга тиеш. Чөнки үҗәт үгезгә җирдә казыну, эшчәнлек хас.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика