Бөгелмә авазы

Республика халкыннан «Халык контроле»нә иң күп мөрәҗәгать төзекләндерү категориясеннән кергән

Бу елның 11 аенда территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча 24 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителгән.

Юлларны төзекләндерү һәм ремонтлауга кагылышлы сорауларны «Халык контроле» сервисында татарстанлылар еш биргән. 

 Бу хакта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«Безнең республика халкы арасында иң кирәкле категорияләр булып территорияләрне төзекләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, уңайлы мохит тора», дип билгеләп үтте Сабурская.

Мисал өчен, хисап чорында территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча 24 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителгән, ә муниципаль юлларны ремонтлау мәсьәләләре буенча 9 меңгә якын мөрәҗәгать каралган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: