Бөгелмә авазы

Мунчалар яна...

26 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 7 тулып 15 минут киткәч, бердәм диспетчерлык бүлегенә Бөгелмәнең Буровая урамындагы 31 нче йортта мунча яну турында хәбәр килә. Вакыйга урынына барып җиткән 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре мунчада янгын билгеләре булмавын, әмма мич температурасы бик кызу булып, аннан пар чыкканын күрәләр. Тикшерү-карау вакытында...

26 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 7 тулып 15 минут киткәч, бердәм диспетчерлык бүлегенә Бөгелмәнең Буровая урамындагы 31 нче йортта мунча яну турында хәбәр килә.
Вакыйга урынына барып җиткән 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре мунчада янгын билгеләре булмавын, әмма мич температурасы бик кызу булып, аннан пар чыкканын күрәләр. Тикшерү-карау вакытында мунчада 1961 елгы гражданинның үле гәүдәсенә юлыгалар. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Д. Артемьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: