Бөгелмә авазы

Мунча ачыла

Татарстан Республикасы көне алдыннан шәһәребезнең Герцен урамындагы мунчада ремонт эшләре төгәлләнә һәм ул ачылыр дип көтелә. Әлеге физик һәм рухи чистарыну объектының ябылуы хаклы рәвештә күп кенә шәһәрдәшләребезнең ризасызлыгына сәбәп булган иде. Һәм менә төзекләндерү эшләреннән соң әлеге мунча инде кабаттан ачылу алдында тора. Шуңа күрә мунча сөючеләр әлеге форсатны...

Татарстан Республикасы көне алдыннан шәһәребезнең Герцен урамындагы мунчада ремонт эшләре төгәлләнә һәм ул ачылыр дип көтелә.
Әлеге физик һәм рухи чистарыну объектының ябылуы хаклы рәвештә күп кенә шәһәрдәшләребезнең ризасызлыгына сәбәп булган иде. Һәм менә төзекләндерү эшләреннән соң әлеге мунча инде кабаттан ачылу алдында тора. Шуңа күрә мунча сөючеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, рәхәтләнеп парланырлар дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: