Мәскәүнең берничә районында, Мәскәү өлкәсендә юеш кар, башкаланың Павелецк вокзалы янында боз яуган. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.
Синоптиклар башкала регионында алдагы көннәрдә кискен җил һәм темпуратураның +12 градус булуын фаразлый.
Социаль челтәрләргә кулланучылар июнь кары һәм бозы фотоларын урнаштыралар.
Татарстанда да бу көннәрдә һава торышы сөендерерлек түгел. Татарстан республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июньдә, 12-18 сәгатьләр аралыгында республика территориясендә урыны белән яшен, төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектәге кискен җил, көчле яңгыр көтелә. Казанда һава температурасы +14 градустан да югары булмаячак.