Бөгелмә авазы

Мәшәкатьле җылылык: бөгелмәлеләрнең батареялары ага

16 сентябрьдән Бөгелмәдә җылыту сезоны башланды. Иң элек шәһәр һәм районның социаль учреждениеләрен җылык белән тәэмин иттеләр.

Чиратта - күпкатлы йортлар. Кайберләрендә инде проблемалар барлыкка килде.  Батарейлардан су агып, милеккә зур зыян салынган.  

Җылы кирәк, җылы!

Кечкенә Тимурны иртән юрган астыннан тартып чыгарып булмый. Салкыннан курка. Иртәнге якта һава температурасы тагын да түбәнәя. Өстәвенә, берничә көн кайнар су булмый. Дзержинский урамының 1нче йорт подвалында торба тишелеп, су агу турында биредә яшәүчеләр “Уют-4” идарәче компаниясенә 19 сентябрьдә ук хәбәр иткәннәр. Бер тәүлек вакыт үткән, тик халыкның мөрәҗәгате игътибарсыз калган.

– Бу нинди хәл инде? Халык нишләргә тиеш иде? Йортыбыз зур, биредә олылар яши, бала- чага күп. Шылтыраттык, ялындык! Түзегез, дигән сүзләр белән авызны капладылар. Ниһаять, кайнар суны 21 сентябрь көнне кичкырын бирделәр, батареяларга җылы йөгерде,дип, үз зарын сөйләде Дзержинский урамының 1нче йортында яшәүчеләр.

Вакытында башланды

20192020 елларда җылыту сезоны тәмамлану белән Бөгелмә шәһәренең җылылык челтәре оешмасы яңасына әзерләнә башлаган. Опрессовка үткәргәннәр, котельныйларда һәм җылылык челтәрләрендә ремонт ясаганнар. Искергән биш насос урынына яңаларын урнаштырганнар. Әлеге вакытта исә дүрт котельныйда төзекләндерү эшләре алып баралар.  

– Планлаштырган барлык эшләрне вакытында төгәлләдек, шуңа күрә бөгелмәлеләрнең фатирларына җылыны да вакытында бирдек. Җылылык белән, беренче чиратта, социаль оешмаларны тәэмин иттек. Икенче чиратта, җылыны өлешләп фатирларга җибәрдек. 1октябрьгә кадәр барлык йортларда да җылылык булырга тиеш, - дип ышандырды Бөгелмә шәһәренең җылылык челтәре оешмасының баш инженеры Вячеслав Наумов.   

Кем гаепле?

Яңа җылыту сезоны кайбер бөгелмәлеләр өчен матди чыгымнар алып килде. Фатирдагы батареялардан су агу очрагы теркәлгән. Халык идарәче компанияләрне гаепли. Нәкъ алар милек хуҗаларын опрессовка, җылылык бирү турында кисәтеп, һәр подъезд ишегенә белдерү эләргә тиеш. “ЖЭУ-6” , “Нефтяник” компанияләре, имеш, моны эшләмәгән, ди матди зыян күрүчеләр. Коммуналь хезмәт эшчеләре исә киресен раслый.

Җылыту системасы буенча басым белән су җибәрү турында без халыкны кисәтәбез. Ә менә җылылык бирү турында юк. Опрессовка вакытында күп кенә фатирларда су акты. Без шунда ук ул проблемаларны хәл иттек. Ә менә Сәйдәшев урамының 16нчы йортында килеп чыккан проблемада милек хуҗасы үзе гаепле. Батареясе тишек булган. Гафиятуллин урамындагы 45нче йортта бер фатирны су басты. Анда безнең гаеп. Акт төзедек, проблеманы тиз арада хәл итәчәкбез, – дип ачыклык кертте “ЖЭУ-6” идарәче компаниясенең директоры Гөлсән Зәйнетдинова. 

Алсу Мөкатдәс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: