Бөгелмә авазы

Мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете алдыннан Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды.

Анда Бөгелмә шәһәре һәм районы имамнары, шулай ук мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Чарага Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов рәислек итте.

Җыелыш изге Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Аннары Рамил хәзрәт имамнарны бәйрәм намазын үткәрүнең, пандемия чорында коронавирус белән йогышлануны булдырмау максатыннан, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДО тарафыннан тәкъдим ителгән тәртибе белән таныштырды. Ул шулай ук “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән  саклану чаралары турында да искә төшерде.

Әңгәмә барышында имамнар райондагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне һәм мәҗлесләр уздыру кагыйдәләрен тикшерделәр.

Җыелыш ахырында анда катнашучыларның барысын да бәйрәм табынына чакырдылар.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: