Мөселман яшьләре форумы

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган форумда катнашкан мөселман яшьләре рухи һәм акыл үсеше өчен бик тә файдалы ял итү мөмкинлегенә ия булдылар.
Яшьләр биредә төрле тренинглар үттеләр, "түгәрәк өстәл" дә катнашып, мөселман җәмгыятененең бүгенге көн бурычлары турында фикер алыштылар, кызыклы шәхесләр белән очраштылар. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россия Баш мөфтие, Россия Мөселманнары Диния Нәзарәте үзәге рәисе, Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин яшьләр форумында кунакта булдылар. Бөгелмә делегациясе вәкилләре әйтүенчә, әлеге очрашулар иң истә калырлык вакыйга булган.
Аеруча хезмәтләре - изге Рамазанда ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үткәрүдә актив катнашканнары өчен Бөгелмә мөхтәсибәте әлеге мөселман яшьләре форумына үзенең иң яхшы биш волонтерын җибәргән. Яшьләребезгә уңышлар теләп, алардан киләчәктә дә кызыклы һәм файдалы проектлар көтеп калабыз.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.675900
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.720700
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.209200
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.201900
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1061400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика