Бөгелмә авазы

“Могҗиза” салаты

Ингредиентлар: 200 г краб таякчыклары , 300 г шампиньон

2 баш суган

2 данә пешкән кишер

Укроп

Зәйтүн мае (тәменчә)

Көнбагыш мае (кыздырыр өчен)

Тоз (тәменчә).

Әзерләү:

Суганны ярымбоҗралап, гөмбәне һәм краб таякчыкларын саламлап турап, көнбагыш маенда һәрберсен аерым кыздырабыз. Аннан барысын бергә кушабыз, алар янына эре угычтан чыгарылган кишер, вак итеп туралган укроп салабыз. Зәйтүн мае салып бөтен ингредиентларны бутыйбыз. Салат әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: