Бу хәл Балтач районындагы балаларның агулануыннан соң барлыкка килгән. Исегезгә төшерәбез, Кече Лызино авылындагы урта мәктәбенең өч укучысы агулану билгесе белән госпитализацияләнгән иде. Хәзер балаларны хастаханәдән чыгарганнар.
Татарстанның Роспотребнадзоры мәктәп ашханәсендә санитар норма кагыйдәләре бозылган, эпидемииягә каршы режим сакланмаган, дип белдерә.