Бөгелмә авазы

Мәктәп медиклары ярышы

10 май көнне Бөгелмә медицина училищесында районыбыз мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында эшләүче медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйге традиция буенча Шәфкать туташлары көне уңаеннан үткәрелде.

Реклама

"Һөнәре буенча иң яхшы" исемен алу өчен, - дип хәбәр итә "Бөгелмә хастаханәсе" сәламәтлек саклау оешмасының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хезмәткәре Светлана Фәхриева, - шәһәр балалар хастаханәсендә эшләүчеләр тәкъдим иткән алты кеше көч сынашты. Башта алар теоретик белемнәрен күрсәттеләр: балалар чирләренең билгеләрен санадылар, бәхетсезлек очрагына тарыганнарга ярдәм күрсәтү тәртипләре, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында сөйләделәр. Гамәли күнекмәләрне сынау вакытында исә күп нәрсәләрне искә төшерергә туры килде. Нәтиҗәдә, 3 нче мәктәптә эшләүче Светлана Чернова беренче урынны яулады".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: