Бөгелмә авазы

Мәктәп директоры малае укытучыны үтерүдә шикләнелә

Приморьеда яшәүче 18 яшьлек егет Покровка авылында яшь укытучы хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Егет укытучыны буып үтерүе һәм елгага ташлавы турында белдергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының край буенча Тикшерү идарәсе вәкиле сүзләренә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә. Соңрак ул үз күрсәтмәләрен һәлакәт урынында тикшерү вакытында раслаган. Тикшерүчеләр мәгълүматлары...

Приморьеда яшәүче 18 яшьлек егет Покровка авылында яшь укытучы хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Егет укытучыны буып үтерүе һәм елгага ташлавы турында белдергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының край буенча Тикшерү идарәсе вәкиле сүзләренә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә. Соңрак ул үз күрсәтмәләрен һәлакәт урынында тикшерү вакытында раслаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча укытучы 14 октябрьдә югалган. Аны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 4 көннән шикләнелгән зат тоткарланган. Ачыкланганча, ул укытучы эшләгән мәктәп директоры малае булган. Тоткарланган егет сүзләренчә, укытучыны күралмау сәбәпле үтерергә мәҗбүр булган.

Укытучының мәете әле дә табылмаган, дип белдергән Тикшерү комитеты вәкиле.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: