Бөгелмә авазы

Митрополит Феофан: «Үз-үзеңне изоляциялә — үзеңне шулай коткарасың һәм башкаларга ярдәм итәсең».

Владыка татарстанлыларны өйдә утырырга һәм коронавирус таралуга бәйле рәвештә эшкә йөрмәскә чакырды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  биргән интервьюсында үз-үзеңне изоляцияләү зарурлыгын билгеләп үтте.

«РФ Президенты күрсәтмәсе буенча билгеләнгән бу ял атнасында кешеләр өйдә утырырга һәм эшкә бармаска тиеш. Кешеләрнең шашлыкка яки күңел ачуларга, бүгенге тел белән әйткәндә, тусовкаларга баруын күрү бик аяныч. Бу – ахмаклык! “, — дип билгеләп үтте митрополит.

Аның сүзләренә караганда, моңа һич тә юл куярга ярамый, чөнки кешеләр үзләре авырып китү генә түгел, башка кешеләрне дә үлемгә дучар итәргә мөмкин.  Дин тотучылар өчен бу бигрәк тә җинаятҗчел гамәл.

«Ягъни үзеңне чиклисең, шуның белән үзеңне дә коткарасың, башкаларга да ярдәм итәсең — моның өчен үз-үзеңне изоляцияләү кирәк тә", - дип ассызыклады владыка.

Ул коронавируска каршы көрәш өчен дәүләтнең дә, гражданнарның да, чиркәүнең дә уртак җаваплылыгы кирәк, дип нәтиҗә ясады.

Фото: архивтан/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: