Бөгелмә авазы

Мишустин Рөстәм Миңнехановны президент вазыйфасына яңадан сайлануы белән котлады

Татарстанлылар Президентны 11-13 сентябрьдә сайлады.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады. Ул тиешле телеграмма юллады.

«Күп еллар дәвамында республика халкы сезгә төбәк алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүне ышанып тапшыралар. Сайлауларда җиңү-Татарстанда сезнең югары дәрәҗәгезнең тагын бер дәлиле. Һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибә, тирән белемегез Сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия файдасына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим", - диелә телеграммада.

Татарстанлылар Президентны 11-13 сентябрьдә сайлады, анда Рөстәм Миңнеханов 83,27% тавыш җыйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: