Бөгелмә авазы

Әмир әлегә кадәр әнисенең үлгәнен белми

Биш ел буе яман шешкә каршы көрәшкән Айгөл Фазыйлованың бакыйлыкка күчкәненә ике атна узды.

Биш ел буе яман шешкә каршы көрәшкән Айгөл Фазыйлованың бакыйлыкка күчкәненә ике атна узды. Улы Әмир әлегә кадәр әнисенең үлгәнен белми. Ул аны нык авырып, тирән йокыга талган дип уйлый. Ничек кенә булмасын, туганнарына бу хәбәрне җиткерергә туры киләчәк. Апасы Рәхилә “ВТ” хәбәрчесе аша үзләренә ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Мәскәү каналлары күрсәткәнче, Айгөлне белүчеләр сирәк иде. Анда да 31 яшьлек авыру хатынның баласына гаилә эзләве турында сөйләштеләр. Айгөлнең ниләр кичерүе, ни өчен мондый адымга баруына артык игътибар бирмәделәр.

– Айгөл бик күпне күрде. Яшьли газап чигүләре эзсез югалмады. Сеңлем Гүзәлиянең кызы ул, – дип искә ала апасы Рәхилә. – Гүзәлия Әлмәт районына кияүгә чыкты. Тормышлары яхшы гына бара иде. Кияү белән икесенең араларында нидер булды. Алар аерылышты. Ул чакта Айгөл җиденче сыйныфта укый иде. Шуннан соң, Гүзәлияне Нурлат кешесенә кияүгә димләделәр. Алар шунда күченеп китте.

Яман шешнең соңгы стадиясе белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова вафат булган

Айгөл Нурлатта үсә. Мәктәпне тәмамлап, укырга керә. Шунда бер егет белән дуслаша. Ул чакта кибеттә эшләп йөргән вакыты була. Күп тә үтми, Айгөл үзенең авырга узганын белә. Тик үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта ул эшләгән кибет ябыла. Ул эшсез ала. Туасы баланың атасы белән дә аралар өзелә. Кыз әнисе янына, үги ата йортына кайтып егыла. Үги ата аны колач җәеп каршы алмаса да, Гүзәлия апа авыр вакытта кызына ничек тә ярдәм итәргә тырыша. 2012 елның августында Әмир дөньяга килә.

– Бала тугач та, Айгөл эшсез тормады. Уңайсызлангандыр инде, бәбкәм. Җәйләрен пионер лагеренда, ашханәдә эшли иде. Баланы Гүзәлия карады. Тик Әмиргә әби назы озакка җитмәде. 2013 елда диспансеризация узганда, табиблар сеңлемнең күкрәгендә шеш күреп ала. Казанга җибәрделәр. Мин аны ияртеп таныш онкологыма киттем, – дип искә ала Рәхилә апа. – Ул вакытта күзе дә начар күрә башлаган иде. Табиблар операциягә кадәр химия терапиясе алырга кирәклеген әйтте. Без чиратка язылдык. 7 ноябрьгә килергә кушып кайтарып җибәрделәр. Авылга кайткач, башы авыртудан зарланды. Кабат Казанга алып килеп, башына МРТ уздырдылар. Табиблар өмет бирмәде: озак яшәмәс, диделәр. Сеңлем бер ай буе хастаханәдә ятты. Аннары аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул көнне бөтен туганнар җыелдык. Шуннан соң озак тормады инде ул.

Гүзәлия апаның бик авыр вакытларында янәшәсендә Айгөл була. Ул әнисен кадерләп карый. Тик ул чакта тагын бер елдан үзендә дә яман чир баш калкытасын белми әле ул. Әнисенең ашларын уздыргач, үги әтисе Айгөл белән Әмирне куып чыгара. Хәтта, бала әйберләрен дә бирми. Шуннан соң Айгөл Нурлатта фатир яллап тора башлый. Үзенә генә яшәү дә, фатирга түләү дә авырлаша. Күп тә үтми, аларны Гүзәлия апаның энесе килеп ала. Айгөл эшкә чыга, баланы бакчага урнаштыралар. Бар да яхшырган кебек була. Әмма көткән бәхет урынына кайгы килә: Айгөл авырып китә.

Яман шешетән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улын кем уллыкка алачагы билгеле булды

– Башта берни әйтмәде. Баласын бер ай карап торуымны сорады. Без каршы килмәдек. Әмиргә ул чакта 2 яшьтә ике ай иде. Үзем белән бергә йоклатып, яратып кына үстердем мин аны. Әнәй дип йөртә мине. Улым Илдар да ярдәм итте. Иртүк эшкә барып кайтканчы бала янында ул утырды. Бер генә ай түгел, күп вакыт узды. Берзаман Айгөл шалтыратып, күкрәгендә ямаш шеш тапканнарын җиткерде. Ул чакта егылып китәмме дип торам. Күз алларым томанланды. Әле бит Гүзәлияне югалту кайгысыннан айнып бетмәгән идек, – ди ул.

 

Айгөл табибларга күренергә Казанга килә. Тагын шул бер сукмак. Рәхилә апа туганын ияртеп онкология хастаханәсе юлын таптый. Таныш онкологына алып бара. Шулвакытта ук Айгөлгә дүртенче дәрәҗә яман шеш диагнозы куела. Башта химия терапиясе бирәләр, аннан күкрәкләрен алалар. Операция урыны да төзәлмичә тилмертә. Ул чакта гаилә бик авыр яши. Рәхилә апа Айгөлне дә, Әмирне дә бер үзе карый.

– Акчабыз җитми. Мин алган пенсия даруларга китеп бара. Аптырагач, Әмирне бакчага бирергә булдык. Шөкер, яхшы кешеләр күп очрады. Бакча мөдире, минем хәлне аңлап Әмирне кабул итте. Шуннан соң, Айгөл дә уңайланып киткәндәй булды. Эшкә урнашты. Башта кибеттә эшләде. Аркага җил өрә, салкын, дип аннан китте. Шуннан соң, аңа группа биреп, пенсия түли башладылар. Ул чакта 7 мең акча бирәләр иде. Тик дарулар алгач, балага тоткач, акча калмый да. Айгөл башка эш тапты. Сентябрь айлары иде бу. Бер бистәгә, кирпеч кырырга китте. Көненә 1 мең сум бирәләр, диде. Көнозын яңгыр астында эшләгән. Шуннан кайтты да, ютәлләргә тотынды. Берни булышмады. Тагын онкологлар янына киттек. Инде соң иде. Үпкәләрендә метастазы башланган, – дип сөйли Рәхилә апа.

Ярдәм сорамыйча булдыра алмый алар. Балалар бакчасыннан акча җыеп китерәләр, мәчетләр ярдәм итә башлый. Волонтерлар булыша. Алар Айгөлне Мәскәүгә телевидение тапшыруына барырга күндерә. Айгөлнең, торыр җирем юк, безнең кебекләргә дәүләттән ярдәм биреләме дигән сорауга җавап табасы килде.

– Беркайдан берни ярдәм таба алмаганына гаҗизләнгән иде инде ул. Шул тапшырудан соң, безгә игътибар артты. Ярты көндә опека бүлеге мине опекун итте. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Айгөл яллап торган фатирга акча түләп тора башладылар, – ди Рәхилә апа. – Хәтерләсәгез, бөтен ил белән Әмиргә яңа гаилә эзли башладылар. Энебез бу шау-шуга нокта куйды. “Ник ул баланы чит кешеләргә бирик. Үзем үстерәм”, – дип кырт кисте ул. Шуннан соң, Айгөлнең эченә җылы керде. Ул үз теләге белән баласын, шушы гаиләгә калдырам, дип документ тутырды. Сеңлемнең озак еллар исән-сау булуына табиблар да шаккатты. Быел сулыш алуы начарлангач, ул онкология диспансерына ятты. Мин аның янына Әмир белән бардым. Хәле начар икәне күренеп тора. Табиб инде озак калмаганын әйтте. Айгөлгә киресен әйтте. Ышанды шул сүзләргә, балам. Кабат аягына басты, өйгә чыкты. Баласын беренче сыйныфка озатырга өлгерде. Бик яратты ул аны. Хәле начар булуга карамастан, быел Сочига ял итәргә алып барды. Караңгы тормышы яктырып киткәндәй булды. Китәсен аңласа да, үзе дә өметләнде. Дәүләт ташламады, пенсия түлиләр, кешеләр ярдәм итә. Гаиләбезгә килгән хәсрәтне үзенеке итеп күтәргән, ярдәм кулы сузган барча кешеләр алдында баш иям.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: