Бөгелмә авазы

Минтимер Шәймиев республика халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанның күпмилләтле халкы, үсешенең төрле этапларында һәрвакыт “бөек ил бердәмлеге өчен” чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең видеомөрәҗәгатендә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, бердәмлек нәтиҗәсендә безнең халык иң авыр сынауларга түзде, һәм моны бәяли белергә кирәк диде.

Без бергә-бөтен илнең көче,” дип өстәде ТР Беренче Президенты. Минтимер Шәймиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россиядә яшәүче халыкларны берләштерүнең мөһимлеген исәпкә алыр, дип өметләнә.

Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанның күпмилләтле халкы, ил һәм дәүләт үсешенең төрле этапларында һәрвакыт «бөек ил бердәмлеге өчен»чыгыш ясады. ТР Беренче Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан ил өчен иң авыр һәм хәлиткеч вакытларда, әйтик революция, Бөек Ватан сугышы елларында беркайчан да сынатмады.

Халкыбызның бердәмлеге башкаларга үрнәк булырга тиеш. Соңыннан Минтимер Шәймиев Россия халкына, шул исәптән татарстанлыларга рәхмәт белдерде һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: