Бөгелмә авазы

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде

Пандемия мәдәният учреждениеләренә җитди зыян китергән, аларга вакытлыча онлайн-пространствога тулысынча китәргә туры килгән.

"Безнең өчен чынлап та бик катлаулы чор, әмма без, барлык мәдәният учреждениеләренең дә ачылмавына карамастан, кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыктык. Без Россиядә беренчеләрдән булып музей һәм китапханәләрне ачтык. Сүз дә юк, алар пандемиягә кадәр булган режимда эшли алмыйлар. Китапханәләрдә бары абонент хезмәте генә эшли, барлык уку заллары да ябык. Музейларга бару да чикләнгән. Бинада төркемнәр биш кешегә кадәр генә булырга мөмкин. Урамда ун кешегә кадәр, шул ук вакытта экскурсовод тавышны көчәйтү өчен аудиоприборлардан файдаланырга тиеш. Ачык һавада театр-тамаша куелышлары өчен  кешеләр санын чикләүгә һәм киңлекне оештыруга карата таләпләрне үтәү өчен мәйданчыклар ачылды. Театр һәм кинозаллар сәхнәләре ачылсын өчен, тагын бер атна көтәргә һәм вәзгыятьнең ничегрәк булачагнын карарга кирәк", дип сөйләде Ирада Әюпова.

Министр билгеләп үткәнчә, онлайн-формат ярдәмендә бәйрәмнең төп сәхнәсен генә түгел, ә мәгърифәтчелек блогын: мастер-класслар, ТНВда фильм-концертлар күрсәтү өчен дә кайбер мөмкинлекләр барлыкка килгән.

Беренче булып Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясадылар, алар 500 меңнән артык карау җыйдылар, дип өстәде ул. Хәзер исә аларның саны  миллионнан артып киткән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: