Бөгелмә авазы

Миңнехановны яклыйбыз!

*Бөгелмә пикетлары 25 июльдә Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты постына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап уздырыла торган чаралар башланып китте. Акцияләрнең беренче дулкыны 5 августка кадәр дәвам итә. "Президент белән бергә" дип атала торган иреклеләр хәрәкәте активистлары бу көннәрдә мәгълүматлар язылган буклетлар тараталар, халыкка сайлау алды программалары турында сөйлиләр. Һәр...

*Бөгелмә пикетлары

25 июльдә Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты постына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап уздырыла торган чаралар башланып китте. Акцияләрнең беренче дулкыны 5 августка кадәр дәвам итә.

"Президент белән бергә" дип атала торган иреклеләр хәрәкәте активистлары бу көннәрдә мәгълүматлар язылган буклетлар тараталар, халыкка сайлау алды программалары турында сөйлиләр. Һәр көн саен рус һәм татар телендә әзерләнгән 1 меңләп буклет таратыла.

Миңнехановны яклап оештырыла торган пикетлар активистларның алдан билгеләнгән план нигезендә әледән-әле узачак һәм чаралар 13 сентябрьдә узачак сайлау көненә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: