Бөгелмә авазы

Милли көрәш

25 - 27 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призларына яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры узды. Ярышларда 46 команда булып килгән 344 яшь батыр үзара көч сынашкан. Татарстан район командаларыннан тыш, Мари-Эль Республикасы һәм Пермь өлкәсе спортчылары да, ерак араларны якын итеп килеп, турнирда катнашкан. Ни кызганыч, ярышларга Бөгелмә...

25 - 27 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призларына яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры узды.
Ярышларда 46 команда булып килгән 344 яшь батыр үзара көч сынашкан. Татарстан район командаларыннан тыш, Мари-Эль Республикасы һәм Пермь өлкәсе спортчылары да, ерак араларны якын итеп килеп, турнирда катнашкан. Ни кызганыч, ярышларга Бөгелмә муниципаль районы команда туплап җибәрә алмаган. Югыйсә, Алабуга шәһәре әллә ни ерак та түгел инде. Яшүсмерләрне бүген көрәшкә өйрәтми торып, менә шундый мәртәбәле ярышларда бил алыштырмыйча гына киләчәктә батырлар үсеп чыгуына өмет тотып булмавын истән чыгармасын иде җирле спорт комитеты түрәләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: