Бөгелмә авазы

Мәхтүм Мостафин исемендәге журналистлар бәйгесендә катнашыгыз!

Бөгелмә журналистикасы өлкәсендә М.М. Мостафин исемендәге премия турында нигезләмә 1. Гомуми нигезләмә 1.1. Премия ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы тарафыннан "Бөгелмә авазы" газетасының элеккеге мөхәррире, районда һәм республикада татар журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин (1949 - 2003) истәлегенә булдырылды. 1.2. Әлеге нигезләмә...

Бөгелмә журналистикасы өлкәсендә М.М. Мостафин исемендәге премия турында нигезләмә

1. Гомуми нигезләмә

1.1. Премия ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы тарафыннан "Бөгелмә авазы" газетасының элеккеге мөхәррире, районда һәм республикада татар журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин (1949 - 2003) истәлегенә булдырылды.

1.2. Әлеге нигезләмә премиянең максатын, бирү тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба - премия).

1.3. Премия җирле күмәк мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең җәмгыятьтә статусын күтәрү өчен булдырылды һәм бүләкләнүче затның үз һөнәри эшчәнлегендә; күмәк мәгълүмат чараларын үстерүдә, шәһәр һәм район журналистлар оешмасының, татар журналистикасының традицион кыйммәтләрен саклауда ирешкән казанышларын тану булып тора.

1.4. Премия медиасфера хезмәткәрләренә - Бөгелмә муниципаль районы журналистларына һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары, күмәк мәгълүмат чаралары редакцияләренең җирлектә абруен һәм статусын күтәрүгә, шулай ук татар телен, милли мәгарифне, районда һәм шәһәрдә мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен бирелә.

1.5. Премия "Елның иң яхшы журналисты" номинациясендә татар телендә чыгып килүче җирле күмәк мәгълүмат чараларында (газета, радио, телевидение) эшләүче хезмәткәрләр арасында бирелә.

2. Премияне бирү тәртибе

2.1.Премияне бирү турында сораган заявка (юллау) һәм тиешле материаллар эксперт комиссиясенә җибәрелә;

2.2. Премиягә дәгъва итүченең кандидатурасы түбәндәге документлар булганда карала:

- заявка (юллау);

- әлеге нигезләмәгә туры килә торган казанышларын һәм уңышларын күрсәткән характеристика;

- тәрҗемәи хәле;

- казанышларын һәм уңышларын раслый торган материаллар (язмалар, теле һәм радиопрограммалар белән ДVД, проект тасвирламасы, Интернет-биткә сылтама һ.б.)

2.3. Номинантлар исемлеге формалаштыру тәртибе:

- үз-үзеңне тәкъдим итү;

- күмәк мәгълүмат чарасы җитәкчесе тарафыннан тәкъдим ителү;

Оешмалар, учреждениеләр, хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим итү;

ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге тарафыннан тәкъдим ителү (ким дигәндә өч кеше).

2.4. Премия бирү турында карарны җирле журналистлар оешмасы тарафыннан оештырылган комиссия кабул итә.

2.5. Документлар тапшыру вакыты - 1 декабрьгә кадәр, бу хакта җирле күмәк мәгълүмат чарасында хәбәр ителә.

2.6. М.М. Мостафин исемендәге премия бер үк авторга берничә тапкыр бирелергә мөмкин, әмма ике бүләк арасында ким дигәндә өч ел вакыт узарга тиеш.

2.7. Материаллар һәм документлар тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракта, комиссия бүләкне тапшырмый калырга да хокуклы.

3. Йомгак ясау һәм бүләкләү.

3.1. Лауреатлар комиссия карары белән ачыклана.

3.2. Йомгаклау тантаналы чарада ясала.

3.3. Лауреатка диплом һәм бүләк тапшырыла.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар һәм материаллар түбәндәге адреста кабул ителә: 423231, ТР, Бөгелмә шәһәре, К. Маркс урамы, 32, "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: