Бөгелмә авазы

Мөхбирләргә мөхәррир сүзе

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннарыбыз!


"Бөгелмә авазы"ның чирек гасыр дәвамында чыгып килүенә керткән хезмәтегез, журналистика өлкәсендә башкарган хезмәтләрегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез. Сез халкыбызның телен, әдәби һәм мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен саклауга лаеклы өлеш кертәсез. Сала һәм шәһәр халкының социаль мәсьәләләрен хәл итүгә, җирле үзидарәләр эшчәнлеген оештыруга фидакарь хезмәт иттегез һәм бүгенге көндә дә әлеге эш эзлекле рәвештә тормышка ашырыла.
Бөгелмә шәһәр һәм район Советы халык депутатларының 1990 елның 30 октябрь Карарына таянып, ТССРның нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шамил Хамматов 30 ноябрь көнне имзалаган Боерык нигезендә, "Ленин байрагы" дубляж газетасы базасында "Бөгелмә авазы" җирле басмасын чыгара башларга дип хәл ителә. Билгеле булганча, мөстәкыйль газетаның беренче саны 1991 елның беренче көнендә дөнья күрә. Инде "Бөгелмә авазы" чыга башлауга 25 ел вакыт узып та киткән. Ихлас күңелемнән газетаның киләчәк көннәре дә аяз булыр дигән ышанычта калам

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: