Бөгелмә авазы

Мәгариф идарәсе

Мәгариф идарәсе һәм педагоглар тыныч күңел белән җәйге ялга китә алалар: 1 075 укучы - 9 нчы, 430 укучы 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлап, имтиханнар тапшырдылар. БДИ буенча күрсәткечләр, идарә начальнигы Валентина Кульбеда әйтүенчә, бар фәннәрдән дә республика күрсәткеченнән югарырак. 288 укучы - 80 һәм аннан да югарырак, ә 5...

Мәгариф идарәсе һәм педагоглар тыныч күңел белән җәйге ялга китә алалар: 1 075 укучы - 9 нчы, 430 укучы 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлап, имтиханнар тапшырдылар. БДИ буенча күрсәткечләр, идарә начальнигы Валентина Кульбеда әйтүенчә, бар фәннәрдән дә республика күрсәткеченнән югарырак. 288 укучы - 80 һәм аннан да югарырак, ә 5 укучы 100 балл җыйган. Андыйлар өчен Россиянең теләсә кайсы уку йортында ишекләр ачык.
Бүгенге көндә укучыларның җәйге ялын оештыру, яңа уку елына әзерлек эшләре бара. Капиталь ремонтка эләкмәгән мәктәпләрдә аның проблемалы булачагы фаразлана, чөнки мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен генә дә 5 миллион сум акча кирәк. "Бар ышаныч попечительләрдә, әмма аларның да күбесенең үз хәле хәл", - ди җитәкче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: