Бөгелмә авазы

Медицина коррупциясез булырга тиеш

Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көне уңаеннан Бөгелмәдә төрле чаралар, утырышлар, киңәшмәләр үткәрелә башлады. Муниципаль район ришвәтчелеккә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең поликлиникасында узды. Медицина хезмәткәрләре алдында шәһәр прокуроры урынбасары Нияз Мисбахов чыгыш ясады. - Үзләренең һөнәри бурычларын башкарган өчен медицина өлкәсендә эшләүчеләр халыктан матди файда көтәргә тиеш...

Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көне уңаеннан Бөгелмәдә төрле чаралар, утырышлар, киңәшмәләр үткәрелә башлады. Муниципаль район ришвәтчелеккә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең поликлиникасында узды. Медицина хезмәткәрләре алдында шәһәр прокуроры урынбасары Нияз Мисбахов чыгыш ясады.

- Үзләренең һөнәри бурычларын башкарган өчен медицина өлкәсендә эшләүчеләр халыктан матди файда көтәргә тиеш түгелләр, -диде Нияз Кирамович, Федераль Законга нигезләнеп.

Табибка, яисә хастаханә шәфкать туташларына, чәй янына дип, кәнфитләр бирү очракларын күрергә була. Бу ришвәтчелек буламы-юкмы - төгәл генә билгеләмә юк. Шулай да закон бүләк алуның акча ягыннан чикләрен билгеләп куйган. Шушы нигезләмәгә таянып, бер кап кәнфитнең ришвәт була алмаячагын аңлыйбыз, ләкин, икенче яктан караганда, әлеге бүләк һөнәри бурычларны үтәгән өчен алынырга тиеш түгел. Шулай булгач, гаеп табыйм дигән ният белән тотынсаң, әлеге гамәлдән дә судка мөрәҗәгать итәрлек гаеп табып була.

- Сез, медицина хезмәткәрләре, чыннан да закон тарафыннан яклауны аз тоючы катлам булып торасыз, - диде прокурор урынбасары. - Шуңа күрә хезмәтегездә сак булыгыз.

Ак халатның аклыгын саклау табиб, яисә шәфкать туташының үз җилкәсендә, әлбәттә. Тик кайчагында бернинди зыянсыз дип саналган гамәлләр дә закон тарафыннан, пациентлар тарафыннан коррупцион эшчәнлек дип бәяләнергә мөмкин. Мәсәлән, фармацевтик фирмалар логотиплары, дару препаратлары исемнәре төшерелгән ручка, календарь, рецепт бланклары, шулай ук халатлар белән сак булырга киңәш итте хокук саклау органы хезмәткәре. Реклама продкциясен куллануга да закон төрлечә аңлатма бирергә мөмкин.

Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре параллель рәвештә коммерцияле оешмаларда да эшли ала. Тик бу очракта алар өстәмә эш урыны турында конфликтлы ситуацияләрне җайга салу комиссиясенә хәбәр итәләр. Чөнки төп эш урынына зыян килерлек булырга тиеш түгел. Поликлиникада түләүле хезмәтләр күрсәтү чиратлары пациентларның төп агымыннан аерым булу зарур. Бу нисбәттән район хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Лилия Кадыйрова аңлатма бирде:

- Поликлиникада без инде менә ике ел аерым кабинет принцибы белән эшлибез. Түләүле хезмәтләр буенча белгечләребез аерым кабинетларда билгеләнгән сәгатьләрдә халыкны кабул итә.

Медицина хезмәткәрләре прокурор урынбасарына үзләрен кызыксындырган сораулар белән дә мөрәҗәгать итте. Чыннан да, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәтчелекне бетерү - ул республика коррупциягә каршы сәясетенең иң мөһим тармакларыннан санала.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: