Бөгелмә авазы

Майлар турында

- Салатларга көнбагыш мае, майонез, каймак салына. - Шулпалы ашларга - атланмай, маргарин, комбижир, туң май салалар.

- Икенче ашларга (аеруча кыздыру өчен) - сары май, комбижир, туң май.

- Балык кыздыру өчен - көнбагыш мае, комбижир.

- Боткаларга - атланмай.

- Борчак боткасына - көнбагыш мае.

- Камыр ашларына - маргарин, мамык мае, комбижир, атланмай.

- Чәкчәк, кош теле һ.б. кыздыру өчен сары май.

Тагын бер киңәш: 1 кг туң майны (сыер) 1 кг көнбагыш мае белән 15-20 минут кайнатып алсаң, ул теләсә нинди аш-су әзерләргә дә ярый. Моны да белеп торыгыз: Кухняда эшли башлаганчы форточканы ачып, 5-10 минут җилләтергә кирәк. Кухняда чебен һ.б. булмаска тиеш.Ашамлык калдыкларын, чүп-чарны үз вакытында түгә бару яхшы. Кухня чиста булырга, кирәкле әйберләр тиз генә алырлык итеп үз урынына куелырга тиеш. Суыткычны, бозын әледән-әле эретеп, һәрвакыт чиста тотарга кирәк.

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: