Бөгелмә авазы

Май бәйрәмнәрендә шашлык пешерүчеләрне галәмнән күзәтәчәкләр

Шаярту түгел бу! Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. 15 майга кадәр учак ягуга бәйле аерым таләпләр дә бар. Ә закон бозучыларга штраф яный. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче законга өстәмәләр керткәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Татарстанның янгыннарны күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренә...

 

Шаярту түгел бу! Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. 15 майга кадәр учак ягуга бәйле аерым таләпләр дә бар. Ә закон бозучыларга штраф яный. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче законга өстәмәләр керткәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Татарстанның янгыннарны күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, моңарчы әлеге мәсьәләдә ачыклык булмаган. Хәзер исә һәр сантиметрны үлчәп эш итәчәкләр. Димәк, бу ялларда бакчада шашлык пе­шерергә теләүчеләргә учак урынын җентекләп сайларга туры киләчәк.
 
"Табигать кочагында учак­ны тирәнлеге кимендә 30 сантиметр, ә киңлеге 1 метрдан артмаган чокырда ягарга рөхсәт ителә. Аның урыны корылмалардан - 50, ылыслы урманнан - 100, ялгыз үсеп утыручы агачлардан ким дигәндә 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал файдаланасыз икән, саннар ике тапкыр кимрәк тәшкил итә", - дип сөйләде Максим Трущин. Үз бакчасында ит пешереп ашарга теләүчеләргә исә сарай, йорт ише корылмалардан, җимеш агачларыннан 5 метр читкәрәк китәргә туры киләчәк. Менә шундый хәл­ләр!
 
Республика күләмендә янгын куркынычсызлыгын галәмнән күзәтәләр. "Махсус мониторинг алып барабыз", - дип кисәтте урынбасар. Ел башыннан бирле кипкән үләнгә ут төртеп, саксыз кыланган алты кешене административ җа­вап­лылыкка тартканнар инде. Янгынга каршы махсус режим вакытында физик затларга дүрт мең сумга ка­дәр штраф яный.
Ватаным Татарстан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: