Бөгелмә авазы

Машинага – ягулык, кешегә – уңайлык

Воронеж өлкәсендә һәм Мәскәү шәһәрендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең күпфункцияле ягулык салу станцияләре ачылды. Аның беренчесе "М-Дон" федераль трассасының 749 нчы километрында - Воронеж өлкәсенең Богучар районында, икенчесе башкаланың Нижние Мневники урамында урнашкан.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
 
Автозаправка комплексларының икесендә дә, гадәттәгечә, югары сыйфатлы дизель ягулыгы да, "ТАНЕКО"ның инновацион дизель ягулыгы да, "Аи-98",
"Аи-95", "Аи-92" маркалы бензин да сатыла. Нефть продуктларының барысы да "ЕВРО-5" стандартына туры килә. Корпоратив клиентлар арасында "Татнефть" ягулык карталары буенча исәп-хисап ясау системасы бик популярлык казанды.
Күпфункцияле автозаправка станцияләрендә юлда кирәге чыгардай товарларның киң ассортиментын тәкъдим итә торган кибетләр, уңайлы кафелар эшли. Менюда кайнар аш (беренче һәм икенчегә), сэндвич, хот-дог, гамбургер белән бергә, тәмле татар милли ризыклары: пәрәмәч, кыстыбый, өчпочмак, бәлеш һәм башкалар бар. Кофе, чәй эчәргә була.
Комплекс территориясендә Wi-Fi эшли. Машина йөртүчеләргә ярдәм йөзеннән, көпчәкләргә һава кертү, пыялаларны юу, су салу кебек хезмәтләр түләүсез күрсәтелә.
512 нче номерлы күпфункцияле ягулык салу станциясендә (Воронеж өлкәсендәгесе) юл уңаеннан кирәк була торган сервис хезмәтләре тәкъдим ителә. Балалы клиентлар өчен "Аналар һәм балалар" бүлмәсе бар. Балаларга уйнап алу, мультфильмнар карау мөмкинлекләре тудырылган.
Станциядә шулай ук медицина пункты да эшли. Территориядә тәүлек әйләнәсенә яктыртылган, видеосистема белән тәэмин ителгән машина кую урыны да бар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: