Бөгелмә авазы

Машинада балаларны ялгыз калдыру тыела

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыруны тыя. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан, дип җиткерә "РИА Новости". "Транспорт чарасы туктап торганда, җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыру тыела", - диелгән документта. Алдан Россия Эчке эшләр министрлыгы машина туктап торганда,...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыруны тыя. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан, дип җиткерә "РИА Новости".

"Транспорт чарасы туктап торганда, җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыру тыела", - диелгән документта.

Алдан Россия Эчке эшләр министрлыгы машина туктап торганда, кечкенә балаларны өлкәннәрдән башка калдыруны тыю турында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр эшләгән иде. Әлеге документ балаларны машинада калдырып, аларны өшүдән, кызудан, куркудан, төрле куркыныч янаудан саклаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: