Бөгелмә авазы

Маллардагы лейкоз кеше өчен куркынычмы?

Лейкоз проблемасы гасыр ярым инде белгечләр өчен дә, галимнәр өчен дә, медицина өлкәсе өчен дә борчулы тема булып кала, чөнки ветеринариядә әлеге проблеманың актуальлеге һич кимемәгән әле. Мөгезле эре терлекләр арасында бу аеруча киң таралган чирләрнең берсе санала һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларында да, терлекчелек киң үсеш алган чит илләрдә...

 

Лейкоз проблемасы гасыр ярым инде белгечләр өчен дә, галимнәр өчен дә, медицина өлкәсе өчен дә борчулы тема булып кала, чөнки ветеринариядә әлеге проблеманың актуальлеге һич кимемәгән әле. Мөгезле эре терлекләр арасында бу аеруча киң таралган чирләрнең берсе санала һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларында да, терлекчелек киң үсеш алган чит илләрдә дә очрап тора. Бөгелмә районында хәлләр ничегрәк тора соң? Бу мәсьәләгә "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә НИЗАЕВА ачыклык кертә.

Әлеге чир безнең Бөгелмә районын да читләтеп үтми. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе лабораториясе уздырган тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2015 елда терлекләрдән алынган 6776 анализ 1794 баш терлекнең әлеге чир белән йогышланган булуы ачыкланды. Гематологик тикшеренүләр 15 баш терлекнең инде чирле булуын аныклады, алар суелды.

Лейкоз - мөгезле эре терлекләрнең кан системасын зарарлый. Йогышлану чоры сизелми, мал үзен яхшы хис итә, ашый, продукция бирә, сыерлар бозаулый. Чирнең мондый яшерен чоры озак дәвам итә, хәтта берничә елга сузылырга мөмкин. Әмма бу чорда ук инде ул, вирус йөртүче буларак, башка терлекләргә чирне йоктыру куркынычы тудыра. Сәламәт һәм йогышланган малларны бергә тоту, чирле сыерның сөтен бозауларга эчерү, зооветеринария белгечләренең асептика һәм антисептика таләпләрен үтәп бетермәүләре һ.б. сәбәп булырга мөмкин моңа.

Бу чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы терлекчелек продукцияләрен кулланучыларны, маллар белән эшләүчеләрне беренче чиратта кызыксындыра. Чирле хайваннан кешегә чирнең турыдан-туры йогу ихтималы тәгаен билгеле түгел. Шулай да чирле сыер сөтен кулланучыларда, мәсәлән, төрле шеш килеп чыгу ихтималы юк түгел, чөнки чир кузгатучы вирус сөтне кайнатканда юкка чыга, ә менә чирле хайванның продуктында (итендә дә) тупланган канцероген үзлекләргә ия булган матдәләр кала. Шуңа күрә дә мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруын профилактикалауга кагылышлы рәсми документларда хуҗалыкларда терлекнең чирле икәнелге ачыкланса, аны сую, ә йогышланган малны аерым асрау турында аерып әйтелгән. Чирле малның сөтен һәм аннан әзерләнгән продуктларны кулланырга ярамый. Игътибар итегез: йогышланган малның сөтен кайнатып кулланырга мөмкин, әмма авыру малныкын - юк.

Лейкоз авыруын профилактикалау максатында, гражданнар малларны карау, тикшерү өчен белгечләргә мөмкинлекләр тудырырга, йогышлану я чир очрагы мәгълүм булса, саклык чаралары күрергә, эпизоотик чыганакны юк итәргә бурычлылар. Андый терлекне сату, иткә тапшыру, көтүгә чыгару һ.б. эшләр барысы да ветеринария белгечләренең рөхсәте белән генә башкарыла. Яңа алынган терлекләрне исә 30 көнлек карантинга куеп, тиешле диагностика тикшерүләре уздыралар.

Даими төстә планлы эш алып барганда, хуҗалыкта лейкоздан котылырга була. Моның өчен тиешле тәртиптә офилактика чаралары үткәрергә, "Мөгезле эре терлектә лейкоз авыруына каршы көрәш һәм чирне профилактикалау кагыйдәләре"н төгәл үтәү таләп ителә. 1999 елда ук чыккан әлеге норматив актны үтәүдән баш тарткан, законлы таләпләрне үтәмәгән очракта, милекчелекнең нинди төренә ия булуга карамастан, барлык хуҗалык җитәкчеләре дә, гражданнар да административ җавапка тартылалар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: