Бөгелмә авазы

Әлмәттә төзелешнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Төзүчеләр белән зона киңәшмәсендә ТР көньяк-көнчыгышының 9 районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Спикерлар шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр һәм коронавирус йогышы пандемиясе вакытында күзәтчелек үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Дәүләт төзелеше күзәтчелек инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәхимов апрель аенда дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә тикшерүләр санын киметү турында карар чыкканлыгын сөйләде. Хәзер алар төзелеш тәмамланганнан соң, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә яки дәүләт милкенә куркыныч янау турында мәгълүмат алынганда, тикшерүләр программасы буенча гына үткәрелә.  Ә җитешсезлекләрне бетерү һәм күрсәтмәләрнең үтәлү вакыты чыгу турында хәбәрләргә кагылышлы күчмә тикшерүләр исемлектән төшереп калдырылды. Мондый очракларда инспекция хәзер документларны тикшерүне башлап җибәрә. Тикшерү үткәрелә торган зат ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәнлеккә мөмкин булган барлык дәлилләрне күрсәтергә тиеш.

Шамил Рәимов үзгәрешләр агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачагын, аннары гадәти тәртипкә әйләнеп кайтырга тиеш, дип өстәде. Ул төзүчеләргә “бик таралып китмәүләрен” сорап, мөрәҗәгать итте. Дөрес булмаган мәгълүмат ачыкланса, тиешле чаралар күрелә һәм тикшерүләрне дөрес түгел дип таныйлар. Шуның аркасында төзелеш процессы сузылачак һәм аны тәмамлау вакыты кичектереләчәк.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов 1 июльдән башланган торак төзелеше тармагын масштаблы үзгәртеп кору турында сөйләде. Хәзер өлешчеләрнең акчалары яңа проектлар буенча эскроу счетлары механизмы аша җәлеп ителә. Татарстанда ул тулысынча гамәлгә ашырылды. Әйтик, Биектау районында өлешчеләр акчасына төзелә торган барлык объектлар да эскроу счетларын кулланып төзелә. Ел ахырына Әлмәт районына да эскроу-счетка күчәргә планлаштыра.

Фәнзил Ризванов билгеләп үткәнчә, төзүчеләр өлешчеләргә торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиешләр. Әлеге пунктны бозу штрафка китерергә мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен ул 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов район башкарма комитетлары вәкилләре белән вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау сыйфатын тикшерү барышында ачыкланган еш очрый торган хокук бозулар турында сөйләде. Гадәттә бу – әлеге системага проект документларының булмавы. Спикер шулай ук төзелеш конструкцияләрен уттан саклау буенча проект документациясен әзерләүгә һәм төзелеш конструкцияләрен уттан саклау капламының җитәрлек булмавына игътибар итте.
Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: