Бөгелмә авазы

Әлмәттә су сипмичә дә мул уңыш бирә торган карлыган үстерә башлыйлар

Әлмәт районының "Җиләкле алан" җәмгыяте биләмәләрендә - 66 гектар мәйданда, иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлардан карлыган үсентеләре утырталар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, үсентеләрне Белоруссиядән кайтартканнар һәм алар Яшел Үзән районының Олы Яке авылында үстерелгән. Карлыганның "Черная жемчужина", "Память Вавилова" һәм "Голубичка" сортлары...

Әлмәт районының "Җиләкле алан" җәмгыяте биләмәләрендә - 66 гектар мәйданда, иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлардан карлыган үсентеләре утырталар.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, үсентеләрне Белоруссиядән кайтартканнар һәм алар Яшел Үзән районының Олы Яке авылында үстерелгән. Карлыганның "Черная жемчужина", "Память Вавилова" һәм "Голубичка" сортлары югары уңыш бирүләре белән аерылып тора икән. Хәтта су сипмәгән очракта да алар гектардан 6-7 тонна җимеш бирергә сәләтле, ди. Ә су сипкәндә уңыш ике мәртәбә артыграк.

 

Үсентеләргә тамчылап су кертү, мәйданны 96 гектарга җиткерү һәм фермерларны үсентеләр белән тәэмин итү планлаштырыла, дип хәбәр итә идарә тармагы. Беренче уңышны 2018 елның җәенә көтәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: