Бөгелмә авазы

Күрше районда өч машина катнашында һәлакәт. Үлүче бар

27 гыйнвар көнне 14.50 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Совет урамында 1969 елгы "Лексус" шоферы Чехов урамы ягыннан Тукай проспектына таба килгәндә кагыйдәне боза, ягъни каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ 111130" белән бәрелешә. Аның руле артында 1939 елгы шофер була. Аннан "ВАЗ 111130" бер үк якка хәрәкәт итүче "Шевроле Ланос"ка барып...

27 гыйнвар көнне 14.50 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Совет урамында 1969 елгы "Лексус" шоферы Чехов урамы ягыннан Тукай проспектына таба килгәндә кагыйдәне боза, ягъни каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ 111130" белән бәрелешә. Аның руле артында 1939 елгы шофер була. Аннан "ВАЗ 111130" бер үк якка хәрәкәт итүче "Шевроле Ланос"ка барып бәрелә (шоферы 1980 елгы). Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ"ның 1954 елгы пассажиры медсанчастьның реанимация бүлегендә үлә.

28 - 29 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасында алкоголь кулланылган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү нәтиҗәсендә 44 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Каршы як полосага чыгу очраклары - 166, балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү очраклары - 185, куркынычсызлык каешларын эләктермәү очраклары - 907.

Гыйнварның 29 көнендә Республикада 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 347 кеше җәрәхәтләнгән, 26 кеше үлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: