Бөгелмә авазы

Өлкәннәр декадасы кысаларында ташламалы хезмәт күрсәтәчәк оешмалар

МУНЧАЛАР "Здоровье" ҖЧҖ җәмәгать мунчасы (адресы: Герцен урамы, 58) һәм Анатолий Жуков ХП - мунча-сәламәтләндерү комплексы (Радищев урамы, 10) пенсионерларга ел әйләнәсендә һәр көнне ташламалы бәядән (130 сумга) юыну мөмкинлеге бирәләр. Эш сәгатьләре: 8.00 - 21.00. ЧӘЧТАРАШЛАР Түбәндәге чәчтарашларда чәчне гади генә итеп, түләүсез кистерү өчен алдан язылып кую кирәк:...

МУНЧАЛАР
"Здоровье" ҖЧҖ җәмәгать мунчасы (адресы: Герцен урамы, 58) һәм Анатолий Жуков ХП - мунча-сәламәтләндерү комплексы (Радищев урамы, 10) пенсионерларга ел әйләнәсендә һәр көнне ташламалы бәядән (130 сумга) юыну мөмкинлеге бирәләр. Эш сәгатьләре: 8.00 - 21.00.
 
ЧӘЧТАРАШЛАР
Түбәндәге чәчтарашларда чәчне гади генә итеп, түләүсез кистерү өчен алдан язылып кую кирәк:
"БИС" матурлык салоны, А.Х. Арсланова ХП (Җәлил урамы, 33) - 6 октябрьдә 9.00 - 13 сәгатьтә; телефон: 4-14-94;
"Вероника" матурлык салоны, Е.Г. Натальина ХП (Сәйдәшев урамы, 5) - 1 октябрьдә 8.00 - 12.00 сәгатьтә; телефон: 9-37-80;
"Анжелика" чәчтарашы, А.В. Тутаева (Җәлил урамы, 4) - 6 октябрьдә 11.00 - 14.00 сәгатьтә;
"Глория" ҖЧҖ чәчтарашы (Ленин урамы, 55) - 5 октябрьдә 8.00 - 15.00 сәгатьтә; телефон: 4-40-35;
С.А. Хватова ХП чәчтарашы (Бауман урамы, 6, ателье) - 9 октябрьдә 11.00 - 14.00 сәгатьтә.
 
50 процентлы ташлама белән чәч кистерү өчен:
"Элит" чәчтарашы (Гафиятуллин урамы, 39) - 1 октябрьдә 8.00 - 19.00 сәгатьтә; телефон: 4-11-10;
Е.П. Чернобровкина ХП чәчтарашы (Калинин урамы, 30) - 1 октябрьдә 8.00 - 19.00 сәгатьтә; телефон: 4-19-58.
 
ХИМЧИСТКА
А.А. Суворов ХП химчистка фабрикасы (Радищев урамы, 75) 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр 8.00 - 17.30 сәгатьләрдә 30 процент ташламалы хезмәт күрсәтә. 12.00 - 13.00 сәгатьтә - төшке ял.
 
АЯК КИЕМНӘРЕ РЕМОНТЛАУ
А.К. Денисов ХП аяк киемнәре ремонтлау мастерскойлары (Җәлил урамы, 4 һәм Гафиятуллин урамы, 43) 1 - 2 октябрьдә 8.00 - 17.30 сәгатьләрдә 25 про-цент ташламалы хезмәт күрсәтә. 12.00 - 13.00 сәгатьтә - төшке ял.
 
КИЕМ РЕМОНТЛАУ
И.М. Сахно ХП өс киемнәре ремонтлау мастерскойлары (Герцен урамы, 27; 14 Шәһит урамы, 23; Ворошилов урамы, 19 һәм Якупов урамы, 47) 1 - 5 ок-тябрьдә 8.00 - 18.00 сәгатьләрдә 10 процент ташламалы хезмәт күрсәтә. 12.00 - 13.00 сәгатьтә - төшке ял.
 
"ПЯТЕРОЧКА" "АГРОТОРГ" ҖЧҖ
Октябрь урамы, 17; Октябрь урамы, 51; Калинин урамы, 34/1; Совет урамы, 80; Чайковский урамы, 6/1; Җәлил урамы, 20; Гоголь урамы, 68; Ненастин урамы, 68; Циолковский урамы, 2 адресларында урнашкан "Пятерочка" кибетләрендә 1 - 10 октябрьдә 8.00 - 15.00 сәгатьтә товарларга 5 процент ташлама ясая-чаклар.
 
БӘЙРӘМ АКЦИЯСЕ
"Тандер" ЯАҖ "Магнит" кибетендә (Гафиятуллин урамы, 39) 5 - 11 октябрьдә 9.00 - 21.00 сәгатьтә төрле товарларга 20 процентка кадәр ташлама ясая-чаклар.
ИГЪТИБАР! Бу хезмәтләрдән һәм ташламалардан файдалану өчен үзегез белән пенсия кенәгәсе булу шарт.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: