Бөгелмә авазы

Линар Закиров: “Кайчагында ике адым артка да атлый белергә кирәк..."

Җомга көн кич белән, дәресләр тәмамлануга, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе өлкән сыйныфлар укучыларының иң алдынгылары #ВластЬдәресенә (#ВластЬный урок) җыелды. Мәртәбәле кунак - әлбәттә инде, шәһәр һәм район лидеры Линар Закиров булды. Демократик илләрдә власть формалашуы халыкның тавыш бирүе аркылы формалаша. Биредә дә яшерен сайлаулар узды. Мәктәп директоры, әлеге дәрес...

Җомга көн кич белән, дәресләр тәмамлануга, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе өлкән сыйныфлар укучыларының иң алдынгылары #ВластЬдәресенә (#ВластЬный урок) җыелды. Мәртәбәле кунак - әлбәттә инде, шәһәр һәм район лидеры Линар Закиров булды.

Демократик илләрдә власть формалашуы халыкның тавыш бирүе аркылы формалаша. Биредә дә яшерен сайлаулар узды. Мәктәп директоры, әлеге дәрес барышында үзенә күрә бер хөкүмәт рәисе Анатолий Шалев укучыларга, ягъни халыкка дәрескә ни өчен килгәнлекләрен ачыклау максатыннан, тавыш бирү игълан итте. Югары күпчелек бу сорауга үз теләкләре белән килүләрен белдерде, шулай ук кызыксыну мотивациясе дә юк түгел булып чыкты. Әлеге гадәти булмаган форматта узган дәреснең төп темасы - лидерлык сыйфаты. Шәһәр һәм район лидеры Линар Закиров алдынгы карашлы шәхес булырга омтылучы укучыларның сорауларына җавап бирде. Яшьләрне шәһәр башлыгы эшчәнлегенең төрле сфералары кызыксындыра булып чыкты. Хәтта балачак тәрбиясе, гаилә тормышы һәм ял итү кебек шәхси темалар да читтә калмады. Ә ни өчен ул үзенә шушы юнәлешне - юл ерып йөрүче ролен сайлаган, анысына җавап гади:

- Миңа беренче сафта булуы ошый, шуңа күрә дә мин көчемне дә, вакытымны да кызганмыйм, - диде Линар Закиров.

Ләкин лидер булу - ул әле гел җиңүләр генә дигән сүз түгел:

- Минем яраткан бер фильмымда Ричард корольнең плитәсендә мондый сүзләр язылган иде - ун мәртәбә егылып та, үзеңдә унберенче мәртәбә торып басарлык көч таба бел. Җиңелүләрсез, абыну-егылуларсыз максатка ирешеп булмый. Ә кайчагында ике адым артка да атлый белергә кирәк. Соңыннан дөрес юнәлештә дөрес һәм ныклы БЕР адым ясар өчен.

Гимназия лидерлары шәһәр һәм район лидерыннан лидерлыкка ирешү серләрен белү өчен әнә шундый кызыклы дәрес оештырды. Ә Линар Закиров мәхәббәт белән эш арасында кайсысын сайлар иде һәм Кыш бабайдан бүләккә нәрсә көтә - болар турында видеоязманы сайттан карагыз.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: