Бөгелмә авазы

Линар Закиров Бөгелмә шәһәре мэры, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

Ачык тавыш бирүдә Линар Закиров кандидатурасы өчен шәһәрнең 20 депутаты һәм районның 38 депутаты тавыш бирде.

Бөгелмәдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район Советларының беренче сессиясе узды. Чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-Бөгелмә муниципаль районы башлыгын, Бөгелмә шәһәре мэрын сайлау. Программалы чыгыш белән хәзерге башлык Линар Закиров чыгыш ясады.

«Безгә якындагы биш елда авыр һәм җаваплы эш көтә. Без халыкка ышанычыбызны акларга тиеш. Бөгелмә Татарстанның көньяк – көнчыгыш үзәге, өзлексез үсүче һәм чәчәк атучы шәһәр булсын өчен, Без бергә барысын да эшли алачакбыз!» ,- диде Линар Закиров.

"Линар Рөстәм улы соңгы 6 ел дәвамында районны уңышлы җитәкли. Шушы еллар эчендә ул үзен катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар табарга сәләтле, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә район һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кыю рәвештә яклый торган нәтиҗәле һәм принципиаль җитәкче буларак күрсәтте. Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле депутатлар, ул киләчәктә дә муниципаль берәмлек алдында торган барлык бурычларны аның халкы файдасына уңышлы башкарып чыгачагына шигем юк",-дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәр һәм район Советлары сессияләрендә Линар Закиров кандидатурасы өчен 20 депутат һәм 38 депутат тавыш бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: