Бөгелмә авазы

Могҗизаи агачлардан урманнар һәм икътисадка миллиардлр: моны Татарстанга М12 трассасы бирәчәк

Татарстанда М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү проекты буенча гавами фикер алышулар башланды. Бүген хакимият вәкилләре Каип һәм Рус Никольское авыллары халкы белән очрашты.

Авыл халкы белән очрашуга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан хакимияте органнары вәкилләренең зур делегациясе килде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы трассаны проектлаганда һәм төзегәндә серләр булмаячак, дип билгеләп үтте. Моннан тыш,  авылларда яшәүчеләр автомобиль юлын проектлау һәм төзү буенча фикер алышуның барлык этапларына да җәлеп ителәчәк. Эшче төркем 2024 елга кадәр – федераль трассаны әзерләү һәм төзү вакытында ачык режимда эшләячәк. Аның эше нәтиҗәсендә дәүләт хакимияте органнары төзелеш турында район халкы белән фикер алыша һәм аларның теләкләрен исәпкә ала алачак.

  Татарстанга М12 трассасы бирәчәк:

1. Бизнес өчен мөмкинлекләр тудырачак, казанлылар өчен уңайлыклар

Татарстан территориясе буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Ул 5 транспорт чишелешен, 76 ясалма корылманы үз эченә алачак.    Автотрассаның Татарстан участогының бәясе 163 млрд сум бәяләнә, шул ук вакытта әлеге сумманың 60% ы республикага федераль бюджеттан җибәреләчәк.

Республика территориясендә автомобиль юлы участогы 3 федераль трассаны тоташтырачак, бу исә транспорт агымнарын яңадан бүлү һәм Казанны әйләнеп узу буенча транзит хәрәкәтен тәэмин итәчәк. Яңа юл нефть химиясе, электроника, машина төзелеше продукциясе җитештерүче предприятиеләр үсешенә этәргеч бирәчәк. Татарстанның логистик үзәкләренә товарларны тиз арада илтеп җиткерү республика кибетләрендә ассортиментны арттырачак һәм бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки бизнесменнар акчаны янга калдыра алачак.

2. Тавыш саклау экраннары куелачак һәм яңа агачлар утыртылачак

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары үз чыгышында автомобиль юлы төзелешенең тавыш та керми торган катгый санитар нормаларны үтәү белән алып барылачагы турында да сөйләде. Якынча исәпләүләр автомагистраль максималь йөкләнеш белән эшләгәндә 78 децибелга якын тавыш тудырачак дип күрсәтә. Экран һәм агачлар әлеге күрсәткечне нормага кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәккөндез 55 децибел һәм төнлә 45 децибел. Шулай ук биш рәт агачлар белән киңлеге 20 метрлы өстәмә урман полосасының варианты да бар. Нәтиҗә ел әйләнәсе булсын өчен яфраклы токымнар, куаклар һәм агачлар белән аралаштырырга кирәк. Нәтиҗәдә, торак пункт чикләреннән юл полотносы башланганчыга кадәр куе, яхшы яшь урман булачак.

ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Татарстан урманчылары арсеналында агачларның уникаль сортлары булуы серен дә ачты. Республикада пробиркаларда триплоидлы усак үстерү буенча технологияләр бар. Бу агачлар бөтенләй черемиләр, ә үсеш тизлеге гадәти агачларга караганда өч тапкыр һәм аннан да күбрәк. 2015 елда утыртылган сынау үсентеләре биш ел эчендә 12 метр биеклеккә үсте", - дип билгеләп үтте Зарипов.

3. Җирле халык проблемаларын хәл итәргә булышачаклар

Хакимият вәкилләре белән очрашуда Лаеш районында яшәүчеләр экологияне саклауга, куркынычсызлыкка, якын-тирә территорияләрне үстерүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр карау өчен беркетмәгә кертелде. Шулай ук, автотрассаның хайваннар дөньясына йогынтысын киметү өчен, ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләрен эш төркеме составына кертү турында карар да кабул ителде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры юл, ким дигәндә, 100 елга төзелә, ул кешеләр өчен уңайлы, экология һәм хайваннар дөньясы өчен куркынычсыз булырга тиеш, дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: