Бөгелмә авазы

Лениногорскига танылган боксчы Николай Валуев килде

Кичә Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде. "Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа"...

Кичә Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.

"Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск.

Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа" учредителе Сирин Бәдретдинов, боксчы, хәзер инде РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев сәламләде.

Бу көнне нефть техникумында зур кунак белән пресс-конференция дә оештырылды. Анда шәһәр мәктәпләреннән, уку йортларыннан укучылар, студентлар килде. Очрашу кызыклы узды, сораулар да күп булды. Соңыннан барысының да озын буйлы Валуев белән фотога төшәсе килде, ләкин кеше күп, барысы белән дә төшү мөмкин түгел иде.

zamansulyshy.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: