Бөгелмә авазы

Кызлар бәйрәмендә

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 9 нчы урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында "Эх, сез матур кызлар, ник шаяртасыз?.." дип исемләнгән күңелле конкурс булып узды.

Сыйныф кызлары бу көнне рәхәтләнеп ял итте. Ә менә малайлар төрле бәйгеләрдә катнашып, көч сынашты. Егетләр үзләренең уңган, булдыклы икәнлекләрен күрсәттеләр. Кызлар өчен алар матур итеп җырладылар да, бик оста итеп биеделәр дә. Өйдән алып килгән тәм-томнар белән чәй эчү бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. Матур бәйрәм оештырганнары өчен укучылар сыйныф җитәкчеләренә һәм татар теле укытучыларына рәхмәтле.

"Аулак өй"нең - үз яме

"Яңа гасыр" телеканалындагы "Аулак өй" тапшыруларын карап хозурлана идек анысы. Күптән түгел шәһәребезнең татар мәдәният үзәгендә "Дуслык" клубы оештырган "Аулак өй"дә катнашу насыйп булды миңа (клуб җитәкчесе - Чәчкә Сәлимова)", - дип язып җибәргән безгә клуб әгъзасы Ягсуп Мортазин.

"Тамаша "Мирас" фольклор ансамб-ле чыгышы белән башланып китте. Инде онытылып бара торган борынгы җырларыбызны тәэсирләнеп, йотлыгып тыңладык. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен чагылдырган шаян уеннар да беркемне дә битараф калдырмады. Аларда бөтен зал актив катнашты. Флюра Шәрипованың ялгыз җырлавы, өлкән яшьтәге Даимә Ракаеваның яшь кызлардай тупырдатып биюе, җирле шагыйрә-без Рәмзия Галимованың үзенең лирик әсәрләрен укуы да күңелләребезгә хуш килде. Кыскасы, күтәренке кәеф белән таралыштык без ул көнне өйләребезгә", - диелә хат юлларында.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: