Бөгелмә авазы

Кышын салкын көннәрдә машинаны җылытып торырга кирәкме, әллә инде кабызгач ук утырып китсәң дә ярыймы?

Белгечләр сүзенә караганда, машинаны барган килеш җылыту яхшырак. Туктаган килеш двигательне эшләтеп тору кирәкми дип әйтә алар.

“Двигатель йөкләнеш булганда тизрәк җылына, туктап торганда түгел. Машина акрын барган килеш җылынса, әйбәтрәк. Без акрын гына хәрәкәт итәргә киңәш бирәбез”, – дип сөйли автомеханик Олег Чумаков. Шулай да күп кенә автомобильләр өчен эксплуатация кулланмасында буш килеш (холостой) эшләп торганда җылыту киңәш ителә. Ләкин ничек итеп һәм күпме вакыт җылытырга икәне язылмый.

 

Машинаны җылытуның өч варианты

Беренчесе: автомобиль тулысынча җылынганчы, туктаган килеш җылытып тору.

Икенчесе: биш минут, кар чистарткан вакыт арасында җылыту.

Өченчесе: двигательне эшләтеп җибәрергә һәм китеп барырга.

Майламаган килеш эшләү двигательне вата. Урамда 20 градус салкын булганда, хәтта иң яхшы дигән май да (үзлелеге 10W 40) кисельгә әверелә.

Биш сәгать дәвамында салкында торып суынган машина 9 минут буш килеш эшләп торганда, антифриз җылына, мич эшләп китә, 15 минуттан двигатель әйләнешләре (оборот) нормаль режимга күчә. Җылыту өчен чама белән 300 миллилитр бензин сарыф ителә. Машинаны биш минут җылытып, 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткән очракта, двигатель 11 минуттан эшче режимга күчә. Бу вакытта чама белән 500 миллилитр бензин сарыф ителә. Ә бу туктаган килеш эшләп торгандагыдан чама белән өч тапкыр артыграк. Әгәр машинаны җылытмыйча гына урыннан кузгалып китсәң, 7 минуттан соң гына салон җылына башлый, 10 минуттан соң двигатель эшче режимга күчә, бензин литр ярым чамасы сарыф ителә. Ә бу туктап торган килеш җылыткандагыдан биш тапкыр артык бензин ягыла дигән сүз. Салкын мотор да авыррак эшли.

 

җылытам дип,шартлата күрмәгез

Күп кенә машина йөртүчеләр автомобиль двигательләрен бик тиз суынып өлгермәсен өчен гади одеял, киез тукымалар белән җылытырга ашыга. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча мондый ысулны кулланырга һич ярамый! Двигательне җылытырга дип ябылган тукымалар кызарга мөмкин. Шуннан соң төтен чыга башлавы да ихтимал. Тагын да куркынычрагы – киезгә бензин парлары сеңү аркасында, автомобиль бөтенләй шартларга да мөмкин! Шуңа күрә моторны түгел, ә машина капотының эчке ягын махсус, җылылык саклаучы япмалар белән бөркәргә киңәш ителә. Иң мөһиме – япма югары температурага чыдам, янмый торган булырга тиеш. Мондый максатка сыйфатлы автоодеяллар файдалану урынлы булыр.

 

Кышын бензин артык янмасын өчен җиде киңәш

Кыш көне двигательне, салонны җылыту, төрле электр җылыткыч җайланмалар куллану бензинны сарыф итүнең артуына китерә. Ягулыкны сакчыл файдалану өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. 

Двигательне озак җылытмагыз. Машинаны кардан чистартканда аның эшләп торуы җитә. Аннары хәрәкәт итә башлагач, бик тиз куып китмәгез.

Кузовтан бөтен карны да чистартып бетерегез, шул очракта автомобиль җиңелрәк була, җилгә каршы тору кими.

Машинаның шиналарында һава басымын тикшереп торыгыз, салкында басым кими. Тәгәрмәчтә басым кимү тәгәрәгәндә каршылык артуга, ягулык күп сарыф ителүгә китерә.

Моторга үзлелеге азрак булган май салыгыз.

Ягулык азрак сарыф ителсен өчен машинага махсус автоҗәймә ябарга да була. Бу япма двигательне тизрәк җылыту, мотор акрынрак суыну өчен кирәк.

Машинадагы артык җайланмаларны, мәсәлән, түбәдәге багажникны алып куегыз.

Машинаны салмак кына йөртегез, кирәк-кирәкмәс урында тизләнеш бирмәгез.

 

Кыш  көне машинада   нәрсәләр калдырырга ярамый?

Кыш… Салкын… Көне буе аяк өсте йөреп, шактый арылган… Хәтта машинада яткан берничә пакетны да күтәреп керәсе килми. Калып торсын әле, иртәгә чыгып алырмын, дисең. Таныш күренешме?

Музыка уен кораллары. Гитара, скрипка, виолончель, контрабас кебек агач уен кораллары салкынга чыдамый. Агач белән аның өслеген каплаган лак салкында ярылырга, кыллары өзелергә мөмкин.

Су. 1,5 литрлы бер шешә су салкында 30–40 минут эчендә ката. Билгеле булганча, бозга әйләнгәндә су “киңәя”. Шуңа күрә сулы пластик шешәләр салкында шартларга мөмкин. Газлы су исә салкында озаг-рак чыдый. Чөнки составында шикәр күп. Алкогольле эчемлекләр салкында катмый дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми. Сыра һава температурасы – 6 градустан, шәраб 5 градустан түбәнрәк булганда, акрынлап ката башлый. Каткан шешәнең салкында ни эшләвен кабатлап торырга кирәкмидер.

Электрон җиһазлар. Теләсә кайсы электрон җиһаз салкында сафтан чыга. Смартфон, планшет, ноутбук кебек заманча “уенчык”лар литий-ионлы аккумулятор нигезендә эшли. Алар кышкы салкынга чыдамый. Өстәвенә, температура “уйнау”, салкында туңып, җылыда җылынганда электрон җиһаз эче парланырга мөмкин. Бу исә – җиһаз бик тиз сафтан чыгачак, аны гарантия кәгазе буенча да төзәттереп булмаячак дигән сүз.

Дарулар. Күп кенә дарулар салкында көчен югалта. Шуңа күрә аларны да салкын машинада калдырмау хәерле. Сус-пензия, эремә, сироп, тамчылы дарулар белән аеруча сак булырга кирәк.

Көнкүрештә кулланыла торган чистарткыч чаралар. Пыяла чистарту, савыт-саба юу өчен билгеләнгән күп кенә чистарткыч чаралар составында су бар. Димәк, алар да салкында шартлап ярылырга мөмкин. Кер юу порошогында өслекле-актив матдәләр (ПАВ) һәм полимерлар бар. Алар салкында куырыла. Шуңа күрә, җылыга кергәч, андый чистарткыч җайланмаларның файдалы үзлекләре кими. Ә буяу составындагы матдәләр салкында катарга, укмашырга мөмкин. Төне буе суык машинада торган буяу яраксызга әйләнәчәк.

Консервланган ризыклар. Барлык консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш составында су бар. Түбән температурада ул банканы шартлатырга мөмкин. Шартламаган очракта да андый ризыкны ашау куркыныч.

Йомырка. Салкын машинада төн кунган йомырканы ашарга ярамый. Тышкы кабыгында ярылган урыннар булмаса да, салкында зыян күрә ул. Кабык файдалы үзлеген югалткач, йомырканың эченә аның аша төрле бактерия һәм микроб-лар үтеп керергә мөмкин.

Алсу Мөкатдәс әзерләде

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: