Бөгелмә авазы

“Кырым – Татарстан” күпере

Ноябрь ахырында мәркәзебез Казан шәһәрендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы “Кырым күпере” дип аталган патриотлык форумы уздырды.

Әлеге җитди чара барышында Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы яшьләренең киләчәктә бергә алып барачак эшчәнлекләренең юнәлешләрен ачыклау, уртак проектларны тикшерү һәм төгәл планнар  эшләү турында сүз барды, фикерләр тыңланды, тәкъдимнәр әйтелде. “Кырым күпере” форумы, шул рәвешле, уртак проектларны тикшерүнең төп урынына, республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм, әлбәттә, яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлекне киңәйтергә мөмкинлек бирә торган тотрыклы мәйданга әверелде. Форум кысаларында дискуссия төркемнәре оештырылды, алар ике җөмһүрият яшьләренең бергәләп оештырырга ниятли торган чаралары турында фикер алышырга, бергәләп эшләү планнарын төзергә ярдәм итте.     

Форумда барлыгы 100дән артык яшь буын вәкиле катнашты.  

Декабрь аенда ике республика арасында әле видеоконференция режимында тагын сөйләшүләр билгеләнгән, анда инде әлеге форумга да йомгак ясалачак.  

Язма һәм фото җирле хакимиятнең матбугат хезмәтеннән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: