Бөгелмә авазы

Кыр казлары артыннан...

Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.

Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итә. Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элеккеге Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый. Татар театр сәнгатенең якты йолдызы И.Мәхмүтова иҗатының беренче көннәреннән үк үзен төрле пландагы катлаулы рольләрне дә табигый уйный алырлык талантлы, әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә Шәмсекамәр («Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев) кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды.

Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады, дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде. И.Мәхмүтова театр сәнгатенең башка өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешкән киңкырлы шәхес. Ул 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын та башкара. Режиссер сыйфатында Данил Салиховның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, Наил Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар”, Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның “Резидәкәй”, Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” һ.б. театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган әсәрләр сәхнәләштерә. Берүк вакытта ул үзен драматургия өлкәсендә дә сыный.

Аның үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...», «Син бит минем бергенәм» әсәрләре бүген дә тулы залларга уйнала. Моннан тыш И.Мәхмүтова Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» пьесасын татарчага тәрҗемә итте, бик күп телевизион фильмнарда катнашты. Татар җырларын халыкчан, моңлы башкаручы буларак та танылды. Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.

1973 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган артисты”, 1981 елда “Татарстан АССРның халык артисты”, 1987 елда “РСФСРның атказанган артисты”дигән мактаулы исемнәр бирелде. Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.

http://shahrikazan.ru

Фото: Салават Камалетдинов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: