Бөгелмә авазы

Кызыклы сәяхәт

16 октябрь көнне шәһәребезнең Һ. Атласи исемендәге татар гимназиясе укучылары Я.Гашек музеенда булып кайттылар. Экскурсия язу әсбапларының үсеш тарихына багышланган иде. Укучыларочы очлап ясалган чыбык белән яза башлаган чордан башлап, бүгенге гаджетларга кадәр булган үсеш аралыгында кызыклы сәяхәттә "йөрделәр". Бик күп шаккаткыч әйберләр күрделәр алар биредә: кош каурыйлары да, агач...

16 октябрь көнне шәһәребезнең Һ. Атласи исемендәге татар гимназиясе укучылары Я.Гашек музеенда булып кайттылар.

Экскурсия язу әсбапларының үсеш тарихына багышланган иде. Укучыларочы очлап ясалган чыбык белән яза башлаган чордан башлап, бүгенге гаджетларга кадәр булган үсеш аралыгында кызыклы сәяхәттә "йөрделәр".

Бик күп шаккаткыч әйберләр күрделәр алар биредә: кош каурыйлары да, агач таякчыклар да, каен тузы да, каләмле металл ручкалар да, үзенчәлекле, кызык итеп ясалган ручкалар да, бар иде анда. Барысын да бүгенге көндәге карандашлар, фломастерлар, шариклы ручкалар белән чагыштырып карадылар.

Ә "сәяхәт"нең гамәли өлешендә төрле заман каләмнәре белән язып карадылар, алай гына да түгел, күзгә күренми торган "кара" белән язып, аны күзгә күренә торган хәлгә китереп, яшерен язганнарны укып, үзләрен шпион итеп тә тойдылар. Очрашу ахырында укучылар виноград төшләреннән язу карасы ясау серләрен дә өйрәнделәр.

Е. КУРЛЯНОВА,
музей хезмәткәре.
В. Дятлов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: